Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бакча сезоны башлана

Урамда яз исе килә... Кояш та көннән-көн турырак карый башлады. Озакламый кар эреп бетәр... һәм күп кенә түбәнкамалыларның бакча мәшәкатьләре башланыр. Кайсыларында ут, кайсыларында су, кайсыларында икесе дә юк. Кайберләрен энәсеннән җебенә кадәр талап чыкканнар, һ.б. Пенсионерларның карап торган бар юанычлары - шул бакча бит инде. Соңгы елларда бакчаларга пенсионерлар...

Урамда яз исе килә... Кояш та көннән-көн турырак карый башлады. Озакламый кар эреп бетәр... һәм күп кенә түбәнкамалыларның бакча мәшәкатьләре башланыр. Кайсыларында ут, кайсыларында су, кайсыларында икесе дә юк. Кайберләрен энәсеннән җебенә кадәр талап чыкканнар, һ.б. Пенсионерларның карап торган бар юанычлары - шул бакча бит инде. Соңгы елларда бакчаларга пенсионерлар гына түгел, урта яшьтәге шәһәрдәшләребез дә тартыла башлады. Ташландык бакчаларда тигәнәк һәм әрем үстереп ятканчы, хуҗалар табылса начар булмас иде.
"Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә" дигән халык мәкален истә тотып, "Садовод-НК" бакчачылар ширкәте җитәкчесе Илһам Булатов үзенең карамагындагы бакчачылык ширкәтләренең гомуми җыелышларын үткәрщ башлады. Аның кул астында бүгенге көндә 10 бакчачылык ширкәте бар. Мактап әйтүем, түгел, хуҗа бар җирдә тәртип тә бар. Шуңа күрә дә "Дубравушка" бакчачылык ширкәтенең дә "Садовод-НК" га кушылуын күпләр хуплап каршы алды. Узган атнада аларның беренче гомуми җыелышы булып узды. "Дубравушка" бик матур урында урнашкан, тик ут юклыгы һәм су бирүдә тоткарлыклар булу сәбәпле, күп хуҗалар бакчаларын ташлаганнар. Ташландык бакчаларның күбәюенең тагын бер сәбәбе - ике ширкәтне берләштереп, бер маршрут автобусы йөртү. Узган сезонда "Дубравушка"га баручы автобусны бетереп, аларны "Красный бор" бакчачылык ширкәте маршруты белән кушып куйганнар. Ә ул массивтан автобус тулы килү сәбәпле, "Дубравушка"лыларга я басып кайтырга, я бөтенләй утыра алмый калу куркынычы янаган. Бакчачылар берсен-берсе бүлә-бүлә ел саен үзләрен борчыган проблемалары белән уртаклаштылар. Берсе "Бакча массивындагы торбалар искергән, аларны ремонтларга кирәк", икенчесе "Ут баганалары бар, ут кертергә ярдәм итегез әле", - дип мөрәҗәгать иттеләр. Илһам Булатов бу проблемаларны кулдан килгәнчә уңай якка чишәргә вәгъдә бирде. Сүзне озакка сузмыйча, Илһам Булатов район башкарма комитетының транспорт бүлегенә кереп бу турыда сөйләшеп тә чыккан. Алар, үз чиратларында автобус белән ярдәм итәргә сүз биргәннәр. Димәк, бу сезонда "Дубравушка" ширкәтенең үз маршрут автобусы булачак дип ышанып калабыз.
Җыелышта 2013 елгы сезон өчен түләү 4000 сум итеп кабул ителде. Алданрак түләгән кешегә 500 сум ташлама каралган. Мәсәлән, әгәр 1 майга кадәр түләсәң - 3500 сум була. Май, июнь айларында - 4000 сум, июль аенда инде - 4500 сум түләргә кирәк булачак. Элекке еллар өчен бурычларын түләмәгән кешеләргә бар еллар өчен дә 4500 сум түләтергә дип җыелыш бертавыштан карар чыгарды. Ә бәрәңге генә утыртучы участоклар өчен ярты бәя - 1750 сум түләргә кирәк булачак.
Җыелышта катнашучылар эчә торган су колонкасын куйдырту мәсьәләсен дә күтәрделәр. Ни өчен дигәндә, күп кенә бакчачылар эчәргә суны үзләре белән йөртәләр бит. Ә ширкәткә берничә гомуми колонка куелса, эчәр суны шәһәрдән ташып йөрисе булмас иде. Тагын бер күпләрне борчыган сорау - ул чүп-чар контейнерлары булмау. Аларны олы юл янына куйсаң, бар узып баручы машиналар чүпләрен шунда ташлаячаклар, шуңа күрә контейнерларны массив эченәрәк куйдырырга кирәк дип килешенделәр.
Гомумән, бу "Дубравушка" ширкәте бакчачылары бик активлар икән дигән фикер калды миндә. Бар борчыган проблемаларны уртага салып хәл иткәч, башкарып чыкмаслык борчулар күренмәде. Ә кемнәрдер инде җыелышка килә алмый калган булса, яки кабат сораулары туса - аларны Илһам Булатов һәр чәршәмбе киче сәгать 3тән 5кә кадәр кабул итә.
Бакчачылар өчен тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталып үтмичә булмый. Бу - бакчаларны хосусыйлаштыру. Күп кенә бакчачылар үзләренең бакчаларын хосусыйлаштырырга өлгерделәр инде. "Дубравушка" ширкәте дә "Садовод-НК" га кушылып, документларны юридик яктан рәсмиләштереп бетергәч, бакчаларын хосусыйлаштыра алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев