Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бакча корткычларыннан котылабыз

Йомырка кабыгы кәбестә кортын куркыта. Кәбестә авырулары һәм корткычларына каршы көрәшү өчен йомырка кабыгы ватылмаган булырга тиеш, ягъни кабыгын сак кына тишеп, эчен агызып алырга кирәк. Кабыкны киптереп, кәбестә үскән һәр төп янына берәр таякчык куеп, шуңа кидерәсез. Кабыкны киптереп, кәбестә үскән һәр төп янына берәр таякчык куеп, шуңа кидерәсез....

Йомырка кабыгы кәбестә кортын куркыта. Кәбестә авырулары һәм корткычларына каршы көрәшү өчен йомырка кабыгы ватылмаган булырга тиеш, ягъни кабыгын сак кына тишеп, эчен агызып алырга кирәк.

Кабыкны киптереп, кәбестә үскән һәр төп янына берәр таякчык куеп, шуңа кидерәсез. Кабыкны киптереп, кәбестә үскән һәр төп янына берәр таякчык куеп, шуңа кидерәсез.

Ә менә тузганак бакча культураларын тукландыра. 1,2 килограмм тузганак яфрагы белән сабагын ваклап турап, өстенә ун литр су агызып, өч атна төнәтәсез. Барлыкка килгән төнәтмәне сөзеп, үсемлекләргә сибәсез. Яфрак борчасы, үсемлек бетләре һәм талпаннарына каршы көрәшкәндә 200-300 грамм тузганак яфрагына ун литр су салып, ике сәгать төнәтәсез дә үсемлекләргә сибәсез.

Помидорны фитофтороз авыруыннан саклау өчен тозлы эремә ярдәмгә килә. Ул томат яфракларында саклагыч элпә хасил итеп, аны инфекция эләгүдән саклый. Эремә ясау өчен ун литр суга бер стакан тоз салып эретәсез. Шуны да истә тотыгыз: бу профилактик чара гына булып тора.

Кипкән бәрәңге кабыгын карлыган төбенә казып салсагыз, карлыганның җимешләре чия кадәр булыр. Крахмалга бай бәрәңге кабыгын суда кайнатып, карлыганның үзенә сибәргә дә була.

http://saby-rt.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев