Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Август аена бакча эшләре

Бакчабызда чәчәкләр әле шау чәчәктә утырса да, инде җәйнең соңгы аена аяк бастык.

Бу ай яз һәм җәй буе эшләгәннең нәтиҗәсен күрсәтә. Шулай ук киләсе ел уңышына нигез салына. 

— Крыжовник, кара карлыганның уңышын җыеп алгач, куакларга күп итеп су сибеп, төпләрен йомшартып куегыз. Агач көле яки фосфорлы-калийлы ашламалар белән тукландырыгыз. 

— Кура җиләгенең 5-6 яшь куакларын гына калдырып, җимеш биргәннәрен төптән үк кисеп, су сибегез. 

— Бакча җиләген (виктория) җыеп алуга, туфракка ашлама кертеп, казып куегыз. Бакча җиләге утыртыр өчен иң яхшы вакыт — август: әгәр аны бу айда утыртсаң, кышка кадәр ул үсеп өлгерә һәм киләсе елда уңыш бирәчәк.

— Чияне җыйгач, куакка бер процентлы калий сульфаты эремәсе сиптерегез. Әлеге ашлама киләсе елга күп итеп җимеш бөреләре яралсын өчен кирәк. 

— Бакчаны лайлач әкәмтөкәмнән арындыру өчен капкыннар куегыз. Моның өчен оеган сөт яки баллы сироп сөртелгән такталарны җиргә тезегез, иртән тозакка җыелган лайлачларны юк итегез. 

— Август ае күпьеллык үсемлекләрне күчереп утырту өчен уңай вакыт. Чалма чәчәк, дельфиниум, флокс, примула кебек чәчәкләрне бүлү һәм күчереп утырту эшләрен башкарырга мөмкин. Лилия чәчәкләрен күчерүне августның уртасыннан алып, ай ахырына кадәр вакыт эчендә башкару яхшы. 

— Суган, сарымсактан бушаган урынга петрушка, сельдерей, укроп, фенхель, салат яки шпинат чәчегез. 

— Баклажанга су күп сибегез. Яшелчәнең әчесе бетсен өчен, уңышны җыеп алганчы ук, августта һәр төбенә кимендә 3 литр су кирәк.

— Базны әзерләп куярга онытмагыз. Дезинфекцияләүне күкерт шашкасы, хлор известе белән үткәрергә була, тик моны, яшелчәләрне куйганчы ким дигәндә, 40 көн кала эшләргә кирәк.

Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев