Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Алыча үстерү серләре

Бакчада алыча үстерергә бул¬дым әле. Сливага караганда күпкә әчкелт булса да, компот¬лар ясау, как кояр өчен бик тәмле бит ул.

Моның өчен бу җимешне үстереп карау-чылар белән сөйләштем, тәҗрибә урта­клаштым, фәнни әдәбият өйрәндем.

Минем өчен яңалык булса да, күпләр алы­ча үстерә икән инде безнең шәһәрдә дә. Язларын бакчаны ямьләп шау чәчәктә утырса, тиз арада җимеш бирә башлавы белән бакчачыларны кызыктыра.

Сливаның бу кардәше корылыкка чыдам, туфракка талымсыз. Алычаның бер куа­гы 30-50 ел буе җимеш бирергә мөмкин. Утыртып ике-дүрт ел үтүгә ныклап уңыш бирә башлый. Кайбер сортларын хәтта 35 градуслы салкыннар да куркытмый. Шундый уңайлы куак булса да, алыча үстерүнең берничә үзенчәлеге бар.

Мул уңыш бирсен өчен алычаның берничә сортын утыртырга кирәк яки серкәләнсен өчен бакчагызда слива куагы булырга тиеш. Әгәр бакчада урын аз икән, сатучылардан үзе серкәләнә торган сортын сорап алыгыз. Аны утыртыр өчен кояшлы, җилсез урын сайлагыз. Әгәр ике куак утыртасы булсагыз, арасы дүрт-биш метр калырга тиеш. Чөнки алыча иркенәеп, таралып үсәргә ярата. Урыны кысан булса, төрле авыруларга бирешергә мөмкин, уңышы да түбән булачак.

Язын алычаны – апрель башында, көзен сентябрь ахырында утыртырга кирәк. Мул уңыш алыйм дисәң, аны дөрес тәрбияләү мөһим. Утырткан елны сезонга өч-дүрт мәртәбә дүртәр чиләк су сибегез. Ел саен иртә язда, май ахырында һәм июль ур­тасында азотлы ашлама кертү уңышны арттырырга ярдәм итәр. Төрле йогыш­лы авыруларга сирәк бирешсә дә, кәүсәдә зарарланган урыннар күренә калса, ба­кыр купоросы белән эшкәртегез. Ә хәзер алычаның безнең климатка яраклашты­рылган, үзе серкәләнә торган берничә сор-ты турында язып үтик.

«Кубанская комета» сорты бакчачылар арасында иң популяр сортларның берсе. Ул туфракка талымсыз, йогышлы авы­руларга бирешми, мул җимеш бирә. Ба-ры тик бер начар ягы бар – җимешенең төше йомшагына нык ябышкан була.

«Тимирязевская» сорты кышка чыдам. Иртә өлгерешле, йогышлы авыруларга бирешми. Орлык төше йомшагыннан җиңел аерыла. Дөрес тәрбия биргәндә бер куактан 30 килограммга кадәр уңыш алырга мөмкин.

«Клеопатра» – соң өлгерүче сорт. Кыш­кы салкыннарга бирешми. Уңышы юга­ры, җимешләреэре. Чагыштырмача баллы сорт.

Илһамия Гаффарова 

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X