Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Алмаларны нишләтик?

Инде ничә ел рәттән алмагачлар мул уңыш белән сөендерә. Тик кайбер кешеләргә муллык та бик ошап бетми шул, чүп контейнерларын алма белән шыплап тутырып куялар.

Югыйсә, иренмичә бакчадан чүп савытына кадәр капчык-капчык алма ташыганчы, аны бакчада да файдаланырга була. Коелып, черергә өлгермәгән алмалар бакчада менә дигән ашлама! Коелган алмаларны компост чокырына тутырыгыз.

Алар менә дигән углевод чыганагы, компост чокырында черемә барлыкка килүне тизләтәләр. Коелган алмаларны карлыган, крыжовник һәм башка җиләк-җимеш куаклары бик ярата. Шунлыктан алмаларны ашлама урынына кулланыгыз. Моның өчен куаклар әйләнәсенә сай гына чокыр казып, коелган алмаларны шунда турап салырга. Җир белән аралаштырып күмәргә.

Хәзер бит интернетта «бушка бирәм» дигән группалар бик күп. Шуларга язсагыз, мал тотучылар килеп алыр. Чөнки алмалар хайваннар өчен витаминлы, файдалы ризык. Коелган алмаларны берәр зур савытның яртысына кадәр җыеп салырга кирәк. Өстенә су агызып, 10 көн ачытырга Аннан соң алмаларны алып, су өстәргә дә әзер сыеклыкка 10 тамчы йод (10 литрга) кушарга. Бу ашламаны үсемлекләргә сипкәндә бер литр катнашманы 10 литр су белән суга кушып сибәргә. Ә буш җиргә сипкәндә сыеклатмый гына сибәргә. Коелган алмаларны теплица җирен ашлау өчен дә кулланырга була. Моның өчен алмаларны туфракка тезәргә һәм өстенә көл яки акбур оны сибәргә кирәк.

Фото: https://pixabay.com/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X