Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

20 майга кадәр учак якмагыз

Май - бакчачылар өчен кызу эш ае. Җир җилләп беткәнче, казыйсын тиз арада казып, утыртасын утыртып куярга кирәк. Язның бер көне ел туйдыра, дип халык бик белеп әйткән һәм моны бер генә бакчачының да онытканы юктыр. Бакчаларда су даими бирелмәсә дә (һәрхәлдә, безнең «Корабельная роща»да әле рәтле-башлы су күргән юк),...

Май - бакчачылар өчен кызу эш ае. Җир җилләп беткәнче, казыйсын тиз арада казып, утыртасын утыртып куярга кирәк. Язның бер көне ел туйдыра, дип халык бик белеп әйткән һәм моны бер генә бакчачының да онытканы юктыр. Бакчаларда су даими бирелмәсә дә (һәрхәлдә, безнең «Корабельная роща»да әле рәтле-башлы су күргән юк), бакча участокларына күз салуга, безнең халык уңган да инде, дип әйтеп куясың.
Узган май бәйрәм-нәрендә бакчачылар үзләренең 4-6 сутый җирләрен ал да гөл ясап куйдылар. Сарымсак, бакча җиләге түтәлләре йомшартылып, чүп үләненнән арындырылган. Чәчәк аткан лаләләр һәм нәркисләр бакчаны бизәп утыра. Алмагачларның кәүсәләре агартыл-ган, яшелчә түтәлләре әзерләнгән. Кая карама -
чисталык, тәртип. Ара-тирә күренгән ташландык бакчалар да бу матурлыкны боза алмый.
Бакча юлындагы һәр машина тәрәзәсеннән помидор үрентеләре күренә. Көнләп күтәрелеп торган бәяләр шәһәр кешесен дә акчасын санап тотарга өйрәтте. Нитратлы, әллә нинди химикатлар белән эшкәртелеп ерак чит илләрдән кайтартылган яшелчә урынына үз бакчасында үскәненә өстенлек бирә башлады күпләр. Көне-төне бакчада казынучыларныкы ничектер, тик атнага бер барып кайтып кына үстергән яшелчәм дә әле миңа ел буе ашарга җитә. Ә уңган-булган бакчачыларга, үзләреннән артканын сатып, бакча взносын бераз киметү җае да бар бит.
Сүз уңаеннан, кызып эшләп китеп, саклык чаралары турында да онытып җибәрмәсәгез иде. Әйтик, бакча өйлә-рен җыештырганда битлек кияргә кирәклеге турында бер язган идек инде. Чөнки яз тычкан чире (мышиная лихорадка) иң күбәйгән вакыт.
Узган елгы чүп үләнне яндырырга, я шашлык кыздырырга уйласагыз, онытмагыз, 20 майга кадәр Татарстанда, янгынга каршы чара буларак, ут ягу тыела. Хәтта көздән җыелган чүп-чарны елга ярында, тимер мичкәдә яндырырга ниятләсәгез дә. Һәм, гомумән, ут белән сак булырга киңәш итәр идем. Әле сезон башланды гына, ә инде республикада бакча өйләре яну очраклары, аеруча Казан тирәсендә бик күп.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев