Туган як

Өй артыбыз гөлбакча...

Һәр бакчачы үз участогында чәчәк утыртмыйча калмый. Иртә яздан салкын көзгә кадәр төрле-төстәге чәчәкләр дачаны бизәп утыралар. Иренмәгәннәр чәчәкләрне төрле клумбалар, газоннар бизәгәндә файдалана. Зәвык белән утыртканда, басуда чүп үләне урынына үсүче василек - күкчәчәк (бездә аны зәңгәр тәтәй диләр) белән көнбагыш та күз явын алырлык матур. Тәҗрибәле бакчачылар чәчәк...

Һәр бакчачы үз участогында чәчәк утыртмыйча калмый. Иртә яздан салкын көзгә кадәр төрле-төстәге чәчәкләр дачаны бизәп утыралар. Иренмәгәннәр чәчәкләрне төрле клумбалар, газоннар бизәгәндә файдалана. Зәвык белән утыртканда, басуда чүп үләне урынына үсүче василек - күкчәчәк (бездә аны зәңгәр тәтәй диләр) белән көнбагыш та күз явын алырлык матур.
Тәҗрибәле бакчачылар чәчәк клумбаларын бизәр өчен нәкъ менә шушы чәчәкне тәкъдим итәләр дә. Әйе, чүп үләне генә димәгез, күкчәчәк талымсызлыгы һәм үзенчәлекле матурлыгы белән бакчачылар арасында популяр. Аның кырда үскән зәңгәр төсеннән башка да ак, алсу, шәмәхә чәчәк атучы сортлары бар. Беләсегез килсә, бу чәчәкнең 200дән артык төре бар икән! Артык тәрбия дә сорамый, вакытында су сипкәләп, төбен йомшарткалап торсагыз, шул җитә. Күкчәчәкне орлыктан һәм үсентедән үрчетергә була. Аны төрле авырулар зарарламый диярлек, эссене һәм салкын кышны чагыштырмача җиңел кичерә.
Күкчәчәкнең бер еллык (зәңгәр, американский, императорский) һәм күпьеллык (горный, русский, крупноголовый) сортлары бар. Күпьеллыклары беренче елны чәчәк атмаса да, алдагы елларда шау чәчәктә утырачак. Чәчәкләре эре булсын дисәгез, аларны еш утыртмагыз. Янәшәсенә мәк, календула, адонис, циния утыртсагыз - менә дигән бизәкле келәм килеп чыгачак.
 
 
 
 
 
Сезгә тәкъдим итәсе чәчәкләрнең тагын берсе - күпьеллык рудбекия. Ромашкага нык охшаган булса да, җете сары төсе бу чәчәкне ромашкадан аера. Аны, икенче төрле, алтын шар, алтын зонтик дип тә йөртәләр. Әле сезнең бакчачы тәҗрибәгез юк икән, бу чәчәк сезнең зур табышыгыз булачак. Ул талымсыз, озак чәчәк ата, хәтта беренче кырауларны да җиңел кичерә. Сатуда шулай ук күп төрле сортлары бар. Чәчәкләре матур эре булсын дисәгез, ашлама кертергә кирәк. Кояшлы урынны яратсалар да, ярымкүләгәле урында да яхшы үсәләр. Рудбекия чәчәге бер урында сигез елга кадәр үсә ала, тик араларын еш утыртмагыз, бер-берсен күләгәләмәсеннәр. Бу чәчәк дымлы туфракны ярата, шуңа күрә еш су сибәргә кирәк, тик көн уртасында түгел, ә иртәсен һәм кичен.
Рудбекия чәчәген орлыктан яки бер төпне бүлү юлы белән үрчетергә була. Чәчәк төбен биш-алты елга бер бүлергә кирәк.
 
 
Аквилегия чәчәге ярымкүләгәле урында яхшы үсә. Димәк аны агачлар күләгәсе төшкән урынга да утыртырга була дигән сүз. Туфракка талымсыз, шулай да утыртканда төбенә компост яки черемә салып калдырсагыз чәчәк яхшырак үсәчәк. Төрле авыруларга сир
әк бирешә, профилактика өчен янәшәсенә бәрхет гөл утыртырга була. Аквилегиянең 100дән артык сорты билгеле, җәй башында чәчәк ата. Ак, зәңгәр, алсу төстәге чәчәкләре ай буе тора. Бакчачылар арасында «Гибриды МакКаны», «Сортосерия Звезды», «Сортотип Барлоу», «Сортотип Башня», «Винки», «Бидермейер Камео» сортлары популяр. Соңгы өч сорт тәбәнәк үсә, аларны хәтта гөл савытында да үстерергә була. Аквилегияне бер урында 6 елдан да озак үстермәскә тырышыгыз, чөнки тора-бара чәчәкләре вагая барачак.
Чәчәкне орлыктан яки төпне бүлү юлы белән (3 еллык чәчәк кирәк) үрчетергә була. Бер утыртсагыз, башка елларны коелган орлыктан үзе тишелеп чыгачак.
 
 
Йошта - нәрсә ул?
Кара карлыган һәм крыжовникны гибридлаштырып китереп чыгарылган бу куак - чәнечкесез, җимешләре кара, эре. Карлыган кебек үк, йошта да С витаминына бай. Шулай ук, Р витаминына һәм пектинга бай булганга, кан әйләнешен яхшырта, иммунитетны күтәрә, организмнан авыр металларны чыгарырга булыша, ашкайнату-эчәк тракты авыруларын дәвалаганда кулланыла. Җиләкнең файдалы үзлекләре: авитаминоз вакытында, нерв авыруларыннан котылырга ярдәм итә. Йоштаның хуш исле яфракларын салкын тигәндә чәйгә салып эчәргә була.
Йошта куагы тиз үсә, кыска гына вакыт эчендә 2 метр биеклеккә җитәргә мөмкин. Утыртканның өченче елында ук инде җимеш бирә башлый. Кышкы салкыннарга чыдам, дөрес тәрбия биргәндә бер куактан 5-10 килограмм уңыш алырга мөмкин. Йошта шул ягы белән дә бакчачылар арасында уңыш казана: карлыганнан аермалы буларак, өлгерсә дә, аның җимешләре коелмый.
Йошта кояшлы урында да, ярымкүләгәле урында да яхшы үсә. Мул уңыш бирсен дисәгез, янәшәсендә «әти-әнисе» - карлыган һәм крыжовник үсәргә тиеш.
Куакны көздән (август-сентябрь айларында) утыртып калдырырга киңәш итәләр. Утырткач су сибәргә һәм торф яки компост белән мүлчәләргә. Көннәр коры торганда су сибәргә онытмагыз.
Йоштаны җимеш куагы итеп тә, матурлык өчен декоратив койма урынына да үстерергә була.
Йоштадан варенье
1,5 килограмм шикәр комын бер стакан суда эретергә (теләгән кеше чеметеп ванилин өсти ала). Кайнап торган сиропны 1 килограмм җиләк өстенә коярга да 3 минут кайнатырга. Суынгач, тагын ике мәртәбә 3әр минут кайнатып чыгарырга.
Йоштадан шәраб
4 килограмм изелгән җиләкне 10 литрлы шешәгә салырга, 2 килограмм песок өстәп, шешәнең 2/3ен кайнаган су белән тутырырга. Шешәне резин перчатка белән капларга. 1 айдан соң җиләкләрне сыгып алып, бер кило шикәр комы өстәргә. Тагын ике ай тотып, берәр ай үткән саен яртышар кило шикәр комы өстәргә.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: