Туган як

Виноградларга нәрсә булды

Быел җәй әйбәт килде, июнь башында бакча чәчәктә иде инде, бакчачылар үсентеләрне бердәм рәвештә ачык туфракка күчерделәр. Җирнең рәхимен тоеп, ул үсентеләр күкрәп үсеп китте. Виктория июнь башында ук сусыл җиләкләре белән сөендерде, гәрчә базарда ул арзанрак булса да, үз кулың белән үстергәнгә җитәме соң?! Әмма бәла көтмәгәндә, үзенең ике...

 
Быел җәй әйбәт килде, июнь башында бакча чәчәктә иде инде, бакчачылар үсентеләрне бердәм рәвештә ачык туфракка күчерделәр. Җирнең рәхимен тоеп, ул үсентеләр күкрәп үсеп китте. Виктория июнь башында ук сусыл җиләкләре белән сөендерде, гәрчә базарда ул арзанрак булса да, үз кулың белән үстергәнгә җитәме соң?! Әмма бәла көтмәгәндә, үзенең ике атналык салкын яңгырлары белән июнь азак-
ларында килде, көннәр дә салкын торды. Июньдә әле яңгырны бакчачы зарыгып көтеп ала. Яңгырлы салкын көннәрне кояшлы җылы көннәр алмаштырды. Әмма, виноградның тамырдан ук каралып черүен, помидорларның да каралганын, кыяр яфракларының саргайганын күреп торучы бакчачыларның гына кәефләре кояшлы көн белән һич тә тиңләшерлек түгел иде шул.
Хәзер инде август ае бара, ә виноград бөтенләй корып бетте. Күрәсең, агулы кушылмалар туфракка сеңеп, виноград агачын тамырыннан ук корыткан. Аның икенче елга яңарачагына өмет юк. Шуңа да, виноградларны киләсе язда ничегрәк яңарту турында инде бүгеннән үк уйларга кирәктер.
Август ае бакчачы пенсионерларга үзләре үстергән уңышны базарда сату өчен менә дигән чор, тик быел андый мөмкинлек бик азларның гына өлешенә тиде. Шуңа күрә дә, үз ягыбыздагы бакчаларда үстерелгән кыярны базарда кулга да тидермиләр, алып бетереп баралар. Аның каравы, базарда Волгоград, Краснодар якларыннан китерелгән помидорларны теләгән кадәр сатып алырга була. Базар булса да, бәяләрне төшерергә ашыкмыйлыр. Кавынны гына алыгыз, яздан китерелә башлаган бу баллы яшелчә чересә чери, әмма бәясен 60-45 сумнан да киметмиләр.
Шөкер, быел алма елы. Бакчачының үзеннән артканын бакчаларда, мәктәпләрдә балаларга ашату өчен җыйганда да яхшы булыр иде.
Экология хезмәтендәгеләр, төкерек чәчә-чәчә, Түбән Камада «иң саф һава» икәнен дәлилләп маташалар һәм, үзләренең тырышлыклары аркасында, Түбән Кама шәһәренең хәзер инде Россиянең иң пычрак шәһәрләре исемлегеннән төшереп калдырылганын ассызыклыйлар. Бу хакта алар, җай чыккан саен, зур горурлык белән телевизор аша халыкка хәбәр итеп торалар бит...
Гөмбәнең экология иминлеген төгәл чагылдыруы билгеле. Кислота яңгыры гөмбәләрне дә быел тиз черүчәнгә әйләндерде. Җыеп алгач, бер көн эчендә алар каралып, эшкәртүгә яраксызга әйләнә. Ул тәмле ризыкны ашаудан тыелып тору кулайрак булыр иде.
Ни өчендер, бакчачылык ширкәтендәгеләр бу җәйдәге экологик бәлагә битараф калдылар, уңышны ничек саклап калу юлларын, агулы матдәләре ничек чыгару ысулларын да өйрәтмәделәр. Ә иң мөһиме, киләсе язда бакчаларга утырту өчен орлык сайлауга кагылышлы киңәшләрен дә бирмәделәр. Аларны аңларга да була - халык шөбһәгә төшәр дә, мескен хәлдәге бакчаларын ташларлар дип уйлыйлардыр, мөгаен.
Ләкин бит әле, башбаштаклыктан халыкны яклар өчен, заманында Петр патша билгеләп куйган һәм безнең заманда да шул максатка хезмәт итә торган тагын ике оешма бар - санитария хезмәте һәм прокуратура. Аларга да мөрәҗәгать итәргә була.
Курыкканга куш күренә, дигәндәй, бәлки мин юкка борчыламдыр? Мин биредә язган нәрсәләр сезнең бакчаларда булмагандыр? Бакчачылар, ник дәшмисез?
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: