Туган як

Суган гына димәгез...

Килешәсездер, һәр бакчада суган үсә. Ул менә дигән тәмләткеч, суган салкын тигәндә дәвалану чарасы. Суган кеше организмы өчен иң файдалы яшелчәнең берсе.

Соңгы елларда тәҗрибәле бакчачылар суганның берничә төрен үстерә. Әйтик, батун суган – күпьеллык. Бакчада кар эреп бетүгә, аның инде яшел кыяклары үсеп чыга. Башлы суган кыяк биргәнче, менә дигән яшел витамин. Ә полиэтилен япмалардан файдаланганда күпьеллык суганнарда яшел кыяклар тагын да тиз чыга. Батун суганны чәчкәндә рәт-рәт итеп 20 сантиметр ара калдыралар. Орлыкларны черемә белән күмдереп чыгалар. Күпьеллык өчен аны июльдә чәчеп куялар. Иртә язын полиэтилен астына чәчкәндә беренче тапкыр август аенда җыялар. Киләсе язга ул үзе чыга. Бу суганны бер урында 2-3 ел үстерергә мөмкин.
Шнитт суган – каурый сыман йомшак кыяклы, аны иртә яздан көзгә кадәр ашарга була. Орлыктан да, вегетатив юл белән дә үрчи. Бу суган кыска гына тыгыз кыяклар булып үсә. Алсу, аксыл-шәмәхә төстәге матур чәчәкләр дә чыгара. Шнитт суган утыртасы урынны тирән итеп казыйлар һәм бер квадрат метрга биш-алты килограмм тирес кертәләр. Орлыкларны яз көне чәчәләр. Соң чәчеп, үсемлек бер-ике кыяк кына чыгарып өлгергән булса, кышын өши.
Өч-дүрт еллык суганны төпләре белән бүлгәләп утыртырга да була. Яшел кыяк алыр өчен полиэтилен япманы ике-өч еллык суган түтәлләре өстенә туфрак эрегәнче куялар. Май ахырына кадәр шнитт суганның кыякларын ике тапкыр җыярга мөмкин. Үсемлекләргә әледән-әле су сибәләр, рәт арасын йомшартып торалар.
Слизун суган – шулай ук күпьеллык үсемлек. Аны бер урында 6-7 ел үстереп була. Бу суган тармакларын бүлгәләп утырту юлы белән һәм орлыкларын чәчеп тә үрчетелә. Слизун суганның кыяклары яссы, киң, йомшак, сусыл, озак катмый һәм тупасланмый, тәме дә артык ачы түгел. Аның кыяклары витаминнарга, төрле тозларга бай, тимер аеруча күп. Азканлылык авыруы вакытында файдасы тия.
Слизун суган салкынга чыдам, дым яратучан үсемлек. Корыда аның уңышы кими, кыяклары тупаслана һәм ачы була. Суган өчен туфракны көздән әзерлиләр. Бер квадрат метрга 4-6 килограмм черемә, бераз көл кертәләр. Аны язын яки җәй көне, август башыннан да соңга калмыйча, чәчәләр. Яшь суганны иртәрәк алу өчен язын туфрак җылына башлаганчы ук полиэтилен белән каплыйлар.
Мисыр суганы (күпьяруслы суган) – кайбер якларда аны мөгезсыман суган дип тә йөртәләр. Суганның кыяклары язгы кояш карау белән күтәрелеп китә, полиэтилен астында аеруча тиз үсә. Кыяклары тәмле, сусыл, аларда 80-90 процентлап С витамины бар. Бу суган 40 градус суыкта да өшеми.
Күпьяруслы суган үзенең сабагында ике-биш яруста вак кына суганчалар (бүлбечекләр) чыгара. Чын суганчалар исә (тамыр тирәсендә) үсеп чыга, алар кечкенә суганчалар җибәрә. Үрчетү өчен шул кечкенә бүлбеләрне һәм тамыр тирәсендәге суганчаларны файдаланалар. Суганны бер урында 4-5 ел үстерәләр. Беренче һәм икенче яруслардагы җиңел бүлбеләрне июль ахырында-август башында утыртсаң, бик тиз тамыр җәя, кыяклар чыгара һәм туклыклы матдәләр туплый башлый. Суганны яз көне утыртканда, җәйнең икенче яртысында яшел кыяклар алалар.
Эксибешен – баллы тәмле, шалкан суган. Аның авырлыгы килодан артып китәргә мөмкин. Тик безнең якларда бу суган үсентедән генә үсә. Аның орлыгын март башында яки уртасында чәчәләр. Беренче шытымнар 10-15 көн үткәч күренә башлый. Ачык грунтка ай ярымнан, язгы кырау төшү куркынычы беткәч һәм һава температурасы ун градуска җылынгач күчереп утыртырга була.
Суган орлыкларын марганцовка эретмәсенә салып чыныктыралар. Суган чәчәсе савытның биеклеге ун санитметрдан да ким булмасын. Тишелеп чыгып бер ай вакыт үткәч, суган сабакларын кисәргә онытмагыз. Ачык һавага чыгарып утыртканчы алар әле тагын үсәргә өлгерәләр.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: