Туган як

Сидератлар – яшел ашлама

Бакчачыларның күбесе бакчада чәчү әйләнәсен сакларга тырыша. Ә менә дүрт-биш сутый җирне парга калдыручылар бик сирәк. Шуңа күрә, без бакчачыларга туфракның уңдырышлылыгын төрле сидератлар белән баетырга киңәш итәбез.

Туфракның уңдырышлылыгы кимегәндә уңыш кына түгел, яшелчә тәме дә үзгәрә. Чәчү әйләнешен җайга салганда яшелчәләр бакчаның төрле урыннарында үсеп, үзләренә дә файдалы матдәләр туплый, туфракны да баета. Чәчү әйләнеше сакланмаган очракта җирнең туклыклыгы юкка чыга.

Бер үк яшелчәне гел бер урында утыртканда корткыч бөҗәкләр һәм аларның личинкалары да туплана. Болардан котылыр өчен тәҗрибәле бакчачылар сидератлар утырта. Сидератлар туфракның структурасын яхшырта, азот белән баета һәм чүп үләннәреннән арындыра. Аларны куллану төрле химикатлар сибүгә караганда, экологик яктан отышлы.

Бакчачылар яшел ашлама итеп, күп очракта арыш, борчак, горчица утырта. Әмма сидератлар чәчкәнче бер нәрсәне истә тотыгыз: төп культура һәм аннан соң утыртылачак сидерат бер үк гаиләдән булмасын. Бүгенге язмада телгә алыначак сидератлардан башкалары хакында да кыскача язып китәрбез. Әйтик, донник, арпа, солы, колхозлар гөрләп эшләгәндә аеруча популяр булган вика (кәрешкә), рапс, карабодай, фацелия, люцерна. Ә инде аларны бакча культураларына яраштырып утыртсагыз, тагын да яхшы булачак.

Бакчагызда каты корт (проволочник) бәрәңгегезне тишкәләп бетерә, ди. Бу очракта бәрәңге утыртылачак урынга көздән рапс яки клевер чәчеп калдырыгыз. Нәтиҗәсен үзегез дә күрерсез. Сидератлар чәчәргә уйласагыз һәр бакчада үскән тырнак гөл (календула) һәм латын чәчәге (настурция) турында да онытмагыз. Календула чәчәге шулай ук проволочник һәм нематода авыруына каршы файдалы сидерат.

Яз көне чәчелә торган сидератлар хакында артык сүз куертмый гына, көзге сидератлар хакында берничә мөһим кагыйдәне истән чыгармагыз. Сидератларны көздән чәчү күпкә отышлы. Ни дисәң дә, язын чәчкән сидератларның яшел масса биргәнен көтәргә кирәк булачак. Бу очракта бакча культуралары чәчү сузылачак. Ә көзен чәчелгән яшел ашлама кар тотып, дым саклый, туфракта озаграк була, димәк файдалы матдәләр күбрәк керә. Кыраудан һәм өшүдән саклый.

– Аларны орлыгы өлгергәнче чабарга тырышыгыз Югыйсә, бакчада чүп үләне урынына сидерат үсүе бар. Чабылган үләнне туфракка күмәргә дә, кышка мүлчә буларак та калдырырга мөмкин.

– Август аенда тиз үсә торган сидератлар: борчак, арпа чәчегез. Көз уртасында арыш, солы, вика, клевер (аерым да бергә кушып та чәчәргә) була.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: