Туган як

Шәһәр кешесенә бакча кирәкме

Безнең шәһәр кешеләре бу сорауга күптәннән анык кына, ачык җавап таба алмый интегә. Яхшы уңыш алыйм дисәң, бакчада яз, көз айларында - вакыт белән санашмыйча, күп кенә эшләргә дә туры киләчәк бит. Лаеклы ялга чыккан олы яшьтәге гаиләләр, бакчадан атналар буе кайтмый яшиләр. Әгәр сезгә бакча - шәһәрнең кызган асфальт...

Безнең шәһәр кешеләре бу сорауга күптәннән анык кына, ачык җавап таба алмый интегә. Яхшы уңыш алыйм дисәң, бакчада яз, көз айларында - вакыт белән санашмыйча, күп кенә эшләргә дә туры киләчәк бит. Лаеклы ялга чыккан олы яшьтәге гаиләләр, бакчадан атналар буе кайтмый яшиләр. Әгәр сезгә бакча - шәһәрнең кызган асфальт урамнарында йөреп аргач, ял итү өчен генә кирәк булса, анда-җимеш агачлары гына утыртып, артык интекмәскә дә була. Бакчага барып йөрү өчен - гаиләдә машина булса, тагын да яхшырак. Үстергән яшелчә, җиләк - җимешне автобус тукталышына кадәр күтәреп йөрү, авыргарак килә. Бакчада эшләп алганнан соң, юынып чыгарга мунчасы булса, бигрәк тә яхшы-тән генә чистармый, күңелләр дә сафланып, күтәрелеп китә.

Безнең бакчабыз, Чулман елгасы ярының, аръяктагы Синтәк авылы каршында. Бакча җирләрен алган елда утыртылган алмагач, чия, карлыган, крыжовник һәм кура җиләге куаклары - әле дә мул уңышларын бирә. Аннан соң инде бакчачылар белән аралаша башлап, үрчетү һәм карау өчен авырырак җимеш агачлары - виноград, кара кура җиләген дә утырттык. Яшелчәләргә килгәндә: кыяр, кәбестә, помидор, болгар борычы, кабак һәм башка кирәк дип тапканнарны үстерәбез. Кыярны өйдәге тәрәзә төбендә вак савытларга чәчеп, теплицага күчереп утыртканга, алданырак ашый башлыйбыз. Бакчабызда, виктория җиләге генә түгел, урманнан алып кайтып утыртылган, каен җиләге дә үсә. Җиләге өлгергәндә, бөтен бакчага таралган хуш исен дә өстәсәң, нәкъ урманда җиләк ашап йөргән кебек була. Соңгы өч ел дәверендә, бәрәңгегә агу сиптереп тормыйбыз, аны күпләп утыртыр урын булмаганга, кортларын җыеп кына барабыз. Бакчачы-галим Фарсил Зиятдинов киңәшләрен истә тотып, карлыган, крыжовник корткычларын киметер өчен, тамырлары тирәсен йомшартканда, бераз көл кертәм. Яшелчә, җиләк-җимеш агачларын ашларга, тирес һәм көлдән башка, минераль ашламалар кулланмыйбыз. Оныклар өчен борчак, кукуруз чәчәбез, җиләкнең дә көзге салкыннарга кадәр чәчәк атып, өлгереп, җитешеп тора торганын утырттык. Бакча күзләрне һәм күңелне сөендерсен өчен, төрле чәчәкләр үстерәбез. Роза чәчәген дә утырткан идек, кышка кергәндә төпләрен яхшылап җылытуга да карамастан, бер-ике елдан соң, корыдылар. Бәлки, аларга, салкын кыш айларында каплаган карның калынлыгы җитмәгәндер? Бакча йортыбыз ял итәр өчен уңайлы итеп җиткерелгән, мунчасы да бар. Бакчага баргач, керткән хезмәт нәтиҗәләрен, үстергән төрле җимеш агачларында, яшелчәләрдә күреп, сокланып; кәефләр күтәрелә. Үзең утыртып, карап, кадерләп үстергән яшелчә, җиләк - җимешне ашап, ял итүгә ни җитми. Берничә ел элгәре, бакчаларда тәртип юк иде. Хәзер бакча йортларының тәрәзә, ишекләрен ватып йөрү очраклары кимеде. Кадерләп үстергән бакча нигъмәтләрен җыярга "булышучылар"да азайды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: