Туган як

Сары чәчәк ата көнбагыш…

Көнбагышны күп кенә бакчаларда күрергә була. Ул, беренчедән, кояштай сары матур чәчәге белән бакчаны ямьләп утырса; икенчедән, көнбагыш чиртергә яратмаган кеше юктыр ул… Бу уңайдан бер мәзәк искә төште... Бервакыт аракы белән көнбагыш очрашканнар, ди. Көнбагыш аракыга: «Нихәл, ыштан салдыргыч», дип дәшкәч, тегесе: «Ару әле, эш калдыргыч», дип җавап биргән,...

Көнбагышны күп кенә бакчаларда күрергә була. Ул, беренчедән, кояштай сары матур чәчәге белән бакчаны ямьләп утырса; икенчедән, көнбагыш чиртергә яратмаган кеше юктыр ул… Бу уңайдан бер мәзәк искә төште...
Бервакыт аракы белән көнбагыш очрашканнар, ди. Көнбагыш аракыга: «Нихәл, ыштан салдыргыч», дип дәшкәч, тегесе: «Ару әле, эш калдыргыч», дип җавап биргән, имеш.
Көнбагыш - лецитин чыганагы. Баланың нерв системасы формалашуга ярдәм итә, ә инде үскәч, акыл сәләтен арттыра, стресс вакытында көч-дәрт өсти. Көнбагыш мае - Е витамины микъдары буенча «чемпион». Бу витамин чәчләрнең коелмавы, тән тиресенең төссезләнмәве һәм коргаксымавы өчен дә организмга бик кирәк.
Бераз фән өлкәсенә кагылып китсәк, болайрак: ул оешма чәчәклеләр семьялыгыннан туфракка тирән үтеп кергән үзәк тамыр системасына ия булган берьеллык куәтле үсемлек. Сабагы туры, ботаксыз яки аз ботаклы, 3 метр биеклеккә җитә, ул бер түгәрәк баш белән тәмамлана яки ботакларда берничә данә кечкенәләре дә була. Яфраклары алмаш торышлы, зур, ярымтүгәрәк, озынлыкка 30 сантимерга җитә, озын саплы. Чәчәк төркеме -
диаметры 40 сантиметрга кадәр җитүче зур кәрзин. Кәрзиндәге кырый чәчәкләр ачык сары, җенессез; уртадагылары - аз гына ачыграк, көпшәле, ике җенесле. Җимешләре -
кара, көрән яисә буйлы эре төшләр. Июль-августта чәчәк ата, җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Көнбагыш - культуралы үсемлек, ул кыргый хәлдә очрамый.
Медицинада көнба-гышның кырый таҗларын, яфракларын һәм маен файдаланалар.
Тарттырылган көнбагыш кәрзиннәреннән ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау өчен кулланыла торган препаратларның төп нигезен тәшкил иткән пектин алалар, ә чистартылган көнбагыш мае төрле майлы эремәләр, мазьлар, пластырьлар һ. б. өчен төп чимал булып хезмәт итә. Көндәлек тормышта көнбагыш маен еш кына эч йомшарткыч буларак кулланалар. Кайчак кыздырылган маен пешкән урыннарга бәйлиләр. Моннан тыш, аны атеросклерозны кисәтү һәм дәвалау өчен тәкъдим итәләр. Аның мондый тәэсир көче составында туендырылмаган куе кислоталар булу белән аңлатыла. Кипкән яфракларыннан һәм кырый чәчәкләрен (аларда флавоноид гликозиды, холин, бетаин һ. б. бар) бер өлеш алып, шуңа 40 градуслы спиртны биш өлеш кушып, спиртлы төнәтмә әзерлиләр. Аны, аппетитны яхшырту өчен әчелек буларак, көнгә 2-3 мәртәбә, ашар алдыннан, берәр балкашыгы эчәләр. Аппетитны арттыру өчен, көнбагыш чәчәкләре төнәтмәсеннән дә файдаланырга була: 1 аш кашыгы кырый чәчәкләрне, 1 стакан кайнаган суда пешерәләр һәм ашарга 30 минут кала, чәй кебек яртышар стакан эчәләр. Косметологиядә дә кулланыла ул: коры һәм җыерчыклана башлаган биткә майлы аппликацияләр ясыйлар.
Чәчәкләрен һәм яфракларын чәчәк атканда кул белән җыялар. Яфракларын - яшел килеш, сапларыннан башка гына, ә чәчәкләренең исә шиңмәгәннәрен һәм зарарланмаганнарын гына җыялар. Чималны, кәгазьгә яки материалга юка гына итеп җәеп, ачык һавада, чормада, сарайда киптерәләр, кояш нуры төшүдән саклыйлар. Кипкән чәчәкләрен һәм яфракларын коры урында 2 ел сакларга мөмкин.
Мин эзләп тапкан мәгълүматлар менә шулар иде. Үзем бу чәчәкне бик яратканга, сезгә дә көнбагыш һәм аның файдасы турында җиткерәсем килде. Бакчагызның берәр почмагында көнбагышка да урын табарсыз әле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: