Туган як

Пешә кура җиләге

Уфа-Чиләбе, пешә кура җиләге» дигән җырны хәтерлисезме? Җимеше тәмле булса да күп кенә бакчачылар кура җиләген бакчаларына кертергә курка. Чөнки ул тиз тарала, бөтен бакчаны баса, шуңа күрә еш утап торырга кирәк. Кура җиләге чагыштырмача әрсез ярымкуак. Ул урманда агачларны кискән, янган урыннарда үсә. Үсентеләре чәнечкеле, яфраклары парсыз, каурыйсыман, өске...

Уфа-Чиләбе, пешә кура җиләге» дигән җырны хәтерлисезме? Җимеше тәмле булса да күп кенә бакчачылар кура җиләген бакчаларына кертергә курка. Чөнки ул тиз тарала, бөтен бакчаны баса, шуңа күрә еш утап торырга кирәк. Кура җиләге чагыштырмача әрсез ярымкуак. Ул урманда агачларны кискән, янган урыннарда үсә. Үсентеләре чәнечкеле, яфраклары парсыз, каурыйсыман, өске өлеше яшел, аскы өлеше аксыл төстә. Кышка чыдам, уңдырышлы, кәсле туфракта яхшы уңыш бирә. Дым ярата. Май ахыры - июньдә чәчәк ата, июль-августта өлгерә. Икенче елда җимеш бирә башлый, уңышы 7-10 елга яхшы була. Рәт араларына органик һәм минераль ашламалар кертү уңышны арттыра.
Көзен җимеш биргән, начарланган, зарарланган һәм артык үсентеләрен кисәргә, 1 метрлы рәттә 15-20 үсенте калдырырга, кышка ботакларын җиргә таба бөгәргә кирәк.
Кура җиләге салицил кислотасына, фолий кислотасына, тимергә, А витаминына бай. Ул күз күремен яхшырта, тиренең картаю процессын әкренәйтә. Организм яхшырак эшкәртсен өчен аны эремчек яки каймак белән ашарга киңәш итәләр. Кура җиләге ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә, күрем вакытында авыртуны киметә. Бу җиләк яман шеш күзәнәкләренә үсәргә ирек бирми диләр. Кура җиләге организмдагы рак күзәнәкләрен юкка чыгарырга сәләтле, имеш. Американың Клемсон университеты галимнәре хайваннарда тәҗрибә үткәргәннән соң шундый фикергә килгән. Хайваннарга кура җиләгенең сыгынтысын биргәннән соң яман шеш күзәнәкләренең 90 %ы юкка чыккан.
Кура җиләгенең антиоксидант үзгәлекләренә ия булуы турында күптәннән билгеле. Белгечләр фикеренчә, аның составында яман шешкә каршы торырдай компонентлар да бар.
Ә хәзер кура җиләген үстерергә җыенучыларга Татарстанда киң таралган берничә сортын тәкъдим итәбез.
Новость Кузьмина сорты - иртә өлгерешле, кышка чыдам сорт. Җиләкләре тәмле.
Ранняя сладкая сорты да кышка чыдам, иртә өлгерешле Тик җиләкләр вак, тәме урман җиләген хәтерләтә.
Иртә өлгерешле сортлардан бакчачылар арасында Алый парус, Беглянка, Метеор, Гусар популярлар рәтендә.
Урта өлгерешле сортларга килсәк, Бальзам, Журавлик, Кокинская, Спутница, соң өлгерешле сортлардан Бригантина сортлары безнең яклар өчен уңышлы санала.
Гадәттә кура җиләге җимеше кызыл төстә була, соңгы елларда сары төстәгеләре дә популярлаша бара. Сары кура җиләге - иң яхшы диетик продукт, аллергия китереп чыгармый. Безнең климат өчен аның Желтая Спирина сор-
ты отышлы. Шулай ук Желтый гигант сортын үстерүчеләр дә бар. Тик икенчесе салкын кышта өшергә мөмкин.
Кура җиләге турында сөйләгәндә тагын шунысын да әйтергә кирәк, хәзер кура җиләгенең ремонтант төре, башкача әйтсәк бер еллык кура җиләге бакчачылар арасында уңыш казана.
Бу сорт яз көне үсеп чыга да шул елны ук уңыш та бирә. Көзен аны җиргә кадәр кыркып-кисеп бетерәләр, язын исә тагын үсеп чыга да, 20-25 июль тирәләреннән алып, кыраулар төшә башлаганчы җиләк бирә.
Ремонтан кура җиләген тәрбияләү-карау гадәти кураларга караганда гадирәк: кышка башларын иеп, бәйләп, язын күтәртеп йөрисе юк. Икенчедән, монысы бигрәк тә мөһим, көзен кураларны кисеп яндырганда бик күп корткычлар һәм чир чыганаклары юкка чыга.
Күпләр ремонтант кура җиләгенең «Геракл» дигән сортына өстенлек бирә. Кураларның биеклеге 1,2-1,3 метр чамасы гына, сабаклары ныклы-юантык, шулай булса да, уңыш биргәндә рәтләрне ике яклап киртәләп, күтәртеп куярга кирәк.
Вегетация чорында куралар арасын чүп үләннәрдән арындырып, әледән-әле су сибеп тору уңышны арттыра. Куралар утыртылган кишәрлеккә 5-8 сантиметр калынлыкта янган тирес салып, мүлчәләү шулай ук отышлы. Тик шунысы бар, «Геракл», да тамырдан күп үсентеләр җибәрә. Төп куаклар көчсезләнмәсен өчен аларны вакытында утап торырга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: