Туган як

Мускари – яз чәчәге

Күрше бакчаларда иртә яздан чәчәк атып утыручы бу гүзәллекне үземнең бакчада үстерергә берничә ел хыялланып йөрсәм дә, әле быел гына бу чәчәкне утыртырга насыйп булды.

Бакчаның бер матурлыгы бит ул чәчәкләр. Дөрес итеп утыртканда һәм тиешле тәрбия биргәндә иртә яздан кара көзгә кадәр бакчадан чәчәк өзелми. Шушы зәңгәр күзле мускаридан алып, алдагы саннарның берсендә язып үткән көзге умырзаяга кадәр чиратлашып ямь биреп, күзләрне камаштырып утыралар алар.
Мускари – ачык зәңгәр төстә, үзенчәлекле хуш исле, суганчадан үсә: бер ай гына җир өстендә күренә дә, тугыз ай суганы формалаша. Суганчалары шактый вак, бер төптә биш-алты суганча була. Биеклеге 30 сантиметрдан артмый. Бер урында ун елга кадәр үсәргә мөмкин. Ул чәчәк аткан чорда әле агачлар яфрак ярырга өлгермәгән булганга, чәчәк өчен яктылык җитәрлек була. Бары тик артык җил йөри торган урын гына булмасын. Чәчәкне утыртуны көзен октябрьнең соңгы көннәренә кадәр башкарырга киңәш ителә. Суганчаларны группалап, шул ук вакытта бер үк урында биш ел яки аннан да озаграк үскән чәчәкләрне генә күчереп утыртырга мөмкин. Әгәр орлыктан үрчетергә теләсәгез, мускари ике елдан соң гына чәчәк атачак.

Махсус кибеттән сатып алган очракта, үсентеләрне җентекләп карагыз, аларда авыру билгеләре булырга тиеш түгел. Төрле авырулардан йогышсызландыру максатыннан, утыртканда суганчаларны ярты сәгатькә ике процентлы марганцовка эретмәсендә тотарга кирәк. Суганчаларны кышка казып алу мәҗбүри түгел, чөнки ул кышны яхшы кичерә.
Тәрбиягә килгәндә, мускари талымсыз чәчәк. Язын чәчәк атканга, дым җитәрлек була. Димәк, су сибәргә дә кирәкми. Төбен йомшартып, табигый ашламалар (компост) кертү җитә. Мускариның табигатьтә барлыгы 60ка якын төре бар. Безнең якларда иң киң таралганы «Әрмән мускарие».

Фото: Фото pixabay.com сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: