Туган як

Май аенда нинди бакча эшләре көтә?

Элекке елларда язганнарны тагын кабатлау булса да, май аенда башкарылачак эшләрне кыскача гына исегезгә төшереп үтәбез.

Май ае җитеп, көннәр бераз җылынуга, күңел бакчага тарта башлый. Югыйсә, кыш башында, ел саен, «Чыгымы да, мәшәкате дә күп – быел сатам да котылам бу бакчадан», – дип үзалдыма мыгырдап йөргән булам да... Апрель җитүгә, Сабантуйларны көткән чабыш аты кебек, күңел җилкенеп, бакча сезонын көтә башлый. Ирексездән, «Көзен утырт-кан сарымсакларым ничек кышлады икән?», «Бакчамны сатсам яхшы хуҗа туры килерме? Яңа утырткан груша (җиләк) һ.б. уңышын күрә алмыйм инде» дигән уйлар башта кайный.
Бакча сезонын ачу зур җыештыру белән башланып китә: бар чүп-чар җыеп читкә чыгарыла, тирә-як тәртипкә китерелә. Теплица, парниклар чистартыла. Бакча җиһазлары барлана, яңартыла.
Бу айда куаклар, җимеш агачлары, күпьеллык чә-чәкләрнең төпләрен мүлчәләргә кирәк. Мүлчә туфрак составын яхшырта һәм яхшы ашлама булып тора, анда үсемлекләргә кирәкле барлык матдәләр дә диярлек бар.
– Бакчадагы туфракны гел йомшартып, чүп үләннәреннән арындырып торыгыз, орлык җитешергә мөмкинлек бирмәгез.
– Шулай ук бакчада очрый торган чирләр һәм төрле корткычлар белән көрәш алып бару мөһим. Җимеш агачларын һәм куакларын химик препаратлар белән соңгы чиктә генә эшкәртергә киңәш ителә. Агачлар чәчәк аткан вакытта, бал кортларын харап итмәс өчен, агулы химикатларны кулланмаска тырышыгыз.
– Үсентеләрне зарарсызландырыр өчен тәҗрибәле бакчачылар ылыслылар, тузганак, тырнак гөл, сарымсак, горчица һ.б. төнәтмәләреннән файдалана. Куерган бакча өчен болар иң яхшы көрәш чаралары.
– Майның икенче яртысында кәбестәнең соң өлгерешле сортларына (Подарок, җирле Клыков) шулай ук җылы яратучы башка культураларга да (кыяр, помидор, карбыз, кавын, кабак, ташкабак һ.б.) туфрак әзерләү вакыты (туфракны эшкәртәләр, ашлыйлар, тигезлиләр). 25 майдан соң помидор үсентеләрен ачык грунтка күчереп утыртырга мөмкин.
– Инде үсеп килә торган культураларның рәт араларын йомшарталар, тамыразыкларның (кишер, чөгендер һ.б.) шытымнарын сирәклиләр, иртә өлгерешле яшелчә культураларын органик һәм минераль ашламалар белән тукландыралар.
– Бәрәңгене тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыкканда тырмалыйлар. Төрле борчаларга, кәбестә, суган һәм чөгендер чебеннәренә каршы бу корткыч бөҗәкләр зарарлый торган үсемлекләрне үлән төнәтмәләре, химик препаратлар белән эшкәртәләр.
– Яшелчәләрне халык сынамышларына нигезләнеп утыртырга тырышыгыз.

Фото: u-ostapicha.ru сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: