Кышын бакчада ниләр башкарырга?
Кыш керүгә рәхәтләнеп ял итәбез, дип уйласак та, уңган бакчачылар кышын да тик утырмый. Эшлим дигән кешегә эш беркайчан бетеп тормый ул.
Беренче кар явып китүгә, бакчачылар бу карны тигезләп тарата һәм җиңелчә генә таптый. Болай эшләү дымны озак саклый һәм агач тамырларын да өшетми.
Дымны саклау максатыннан күпләр бакчаларында кар тоту эшләрен дә башкара. Еш искән салкын җилләр карны тиз тарата. Моны булдырмау өчен һа-ва агымы юлларына карны тотучы киртәләр куеп чыгарга кирәк. Киртәләр теге яисә бу җирлектә өстенлек иткән җилләргә перпендикуляр рәвештә куела, нәтиҗәдә, алар тирәсендә таулар өелә. Бер сантиметр кар катламы җирнең җылынуын бер градуска арттыра. Бакча чәчүлекләре туңмасын өчен кар катламы 20-30 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.
Кар тотуның тагын берничә нәтиҗәле ысулы бар:
– Җилдән саклану каплаулары. Биеклеге бер метр һәм киңлеге якынча метр ярымлы калканнарны шахмат тактасы тәртибендә тезәләр. Аларны кул астындагы төрле материаллардан ясыйлар.
– Чыршы-нарат ботакларын түтәлләргә, агач төпләренә салып чыгарга була. Кар каплап киткәч, ботакларны әкрен генә алып башка җиргә дә салырга мөмкин.
– Көздән йолкып алган көнбагыш, кукурузны да, киселгән ботакларны да бакча буйлап кар аз булган җирләргә таратып чыгарга була.
– Җепшек көннәрдә балалар ясаган Кар бабайлар да менә дигән кар тоту җайланмасы ролен үти.
– Полимер сеткагыз булса, аны баганалар арасына тарттырып куярга мөмкин.
– Кышка чабылмыйча калган үләннәр дә карны бик яхшы тота.
Кышкы чорда агачларны боздан сакларга онытмагыз. Чөнки явым-төшем күп булганда, кар авырлыгыннан ботаклар сыгылып төшәргә һәм сынарга мөмкин.
Кыш җиткәнче агачның ботаклары кәүсәгә мөмкин кадәр якынрак булырлык итеп бәйләргә кирәк. Болай эшләгәндә аңа кышкы суыклар да, кышкы кояш та зыян салмас.
Яңа утырткан җимеш агачларын кимерүчеләр үз итә. Аларга корткычлар зыян китермәсен өчен көздән үк тычкан агуы куеп чыгыгыз. Яки махсус бакча бинты белән төреп куегыз. Аны астан өскә таба агачның кәүсәсе буйлап, кайчакта эре ботакларын да алып, чорныйлар. Болай эшләү агачларны кышкы туңудан да саклый.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 16:52Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлда машинасы ватылган иргә ярдәм иткән Рота командиры урынбасары Альберт Килдеяров һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Иван Басорин Ильинка янындагы юлда “Опель” машинасының торуына игътибар иткән.4300
-
25 гыйнвар 2021 - 16:24Дүшәмбе көнне Сүбәләк юлында йөк машинасындагы чүп яна башлаган Шаһитлар белдерүенчә, машина йөртүче тиз арада кузовтан чүпне бушатып өлгергән.2900
-
25 гыйнвар 2021 - 16:03Урамда җылыту сәбәпле, бүгеннән Покровское – Кызыл Чишмә арасында боз кичүе ябылган Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе белдерүенчә, эшли башлавы турында аерым хәбәр ителәчәк.3200
-
25 гыйнвар 2021 - 15:35Түбән Камада машина караңгыда бер кызны бәрдергән Дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте белдерүенчә, зыян күрүче киеме өстендә уткайтаргыч элементлар булмаган.3600
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
22 гыйнвар 2021 - 10:16Җәй буе нишләгәннәрдер?..Шәһәргә нибары 55 ел гына тула. Яңадан-яңа йортлар төзелә. Тик җылылык үткәрү челтәрләрендә аварияләр булгалап, анда яшәүчеләрнең кәефләрен кыра.32000
-
24 гыйнвар 2021 - 11:15Йолалар саклана «Баш Чишмә» керәшен фольклор ансамбле артистлары «Фал киче»нә жыелган.11900
-
23 гыйнвар 2021 - 10:26Алдасаң, җәза салалар Түбән Кама шәһәр судында 36 яшьлек хатын эше каралган.11500
-
23 гыйнвар 2021 - 09:07Татар телендә сөйләшергәме? Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Татарча да яхшы бел!» проекты башланды.11200
-
23 гыйнвар 2021 - 11:37Туй көне бик күңелле, ләкин... суык булган Декабрьдә Түбән Кама никахлашу сараенда шәһәребезнең берничә гаилә пары өчен юби- лей кичәләре оештырылды. Шул парлар арасында көмеш туйларын билгеләп узган Зиннәтуллиннар гаиләсе дә булды.10101
-
23 гыйнвар 2021 - 11:07Үзебезчә, кунакка йөрешеп... Безнең Олы Аты авылында Раштуа елдагыча әйбәт үтте. Бөтен кешенең балалары, туганнары кайтты.8301
-
25 гыйнвар 2021 - 08:23Түбән Камада – Раштуа Быел Раштуа бәйрәме беренче тапкыр яңа форматта – халык иҗаты йорты янындагы мәйданчыкта оештырылды.4700
-
25 гыйнвар 2021 - 10:32Малайга әти тәрбиясе бик кирәк «Улыма – дүрт яшь. Ул бигрәк йомшак күңелле. Тиз «җебеп төшеп», еларга тотына. Аннан ничек чын ир үстерергә? Диана Әһлиева».4700
-
25 гыйнвар 2021 - 16:52Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлда машинасы ватылган иргә ярдәм иткән Рота командиры урынбасары Альберт Килдеяров һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Иван Басорин Ильинка янындагы юлда “Опель” машинасының торуына игътибар иткән.4300
-
25 гыйнвар 2021 - 15:35Түбән Камада машина караңгыда бер кызны бәрдергән Дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте белдерүенчә, зыян күрүче киеме өстендә уткайтаргыч элементлар булмаган.3600
-
25 гыйнвар 2021 - 16:03Урамда җылыту сәбәпле, бүгеннән Покровское – Кызыл Чишмә арасында боз кичүе ябылган Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе белдерүенчә, эшли башлавы турында аерым хәбәр ителәчәк.3200
-
25 гыйнвар 2021 - 16:24Дүшәмбе көнне Сүбәләк юлында йөк машинасындагы чүп яна башлаган Шаһитлар белдерүенчә, машина йөртүче тиз арада кузовтан чүпне бушатып өлгергән.2900
-
25 гыйнвар 2021 - 15:34Журналист, нәфис сүз остасы һәм телевидение алып баручысы Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде Бу хакта Карарга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган.2700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика