Туган як

Куен бәбәкләрен кайчан өзәргә?

Мәгълүм булганча, помидорның күпчелек сортлары бик нык тармаклана, шуңа күрә аларны дөрес формалаштырырга кирәк. Кайбер өлеше иртәрәк тә, тигез дә өлгерсен һәм яшел помидорлары да булсын өчен мин аны болайрак формалаштырам. Моның өчен һәр куакта 2дән алып 3кә кадәр (сор-тына карап) куен бәбәге, ягъни сабак калдырам, ә яфрак куентыкларындагы калган...

Мәгълүм булганча, помидорның күпчелек сортлары бик нык тармаклана, шуңа күрә аларны дөрес формалаштырырга кирәк. Кайбер өлеше иртәрәк тә, тигез дә өлгерсен һәм яшел помидорлары да булсын өчен мин аны болайрак формалаштырам.

Моның өчен һәр куакта 2дән алып 3кә кадәр (сор-тына карап) куен бәбәге, ягъни сабак калдырам, ә яфрак куентыкларындагы калган барлык куен бәбәкләрен (пасынкаларны) чеметеп өзеп чыгам. Өченче һәм дүртенче куен бәбәгеннән формалашкан ботакларда помидор җимшәннәре соңарып формалаша, ә шактый өлеше җыеп алу вакыты җиткәч тә яшел була. Аларны җыеп дача йортының аскы катына (ул кирпечтән төзелгән) кертәм һәм алар анда ноябрьгә кадәр кызармый. Шуларны әз-әзләп өйгә алып кайтып кызартам. Шулай итеп, боларны (садә килеш) декабрь башына кадәр кулланырга мөмкин.

Куен бәбәкләрен кайчан өзәргә соң? Билгеле, зураеп, ботак булып киткәч өзсәң, помидор үсентеләре моны авыр кичерәчәк. Шуңа күрә бу куен бәбәкләрен озынлыгы 3 сантиметрдан артканчы өзәргә кирәк. Никадәр кечкенә чакта өзсәң, шулкадәр әйбәтрәк. Өзүнең төп максаты - үсентеләрнең туфрактагы туклыклы матдәләрне һәм яктылыкны рациональ файдалануына ирешү. Әмма бу помидорның барлык сортларына да кагылмый. Мәсәлән, «Балконное чудо», «Дачник», «Москвич» кебек штамблы сортларның куен бәбәкләрен өзүнең кирәге юк.

Болар, беренчедән, ир-тә өлгерә торган сортлар; икенчедән, бик әкрен үсә-ләр һәм тармакланмыйлар диярлек. Ә тармакланып үсә торган сортларда, минем тәҗрибә кебек, 3кә кадәр куен бәбәген өзми калдырырга мөмкин. Күб-рәк очракта 2 һәм 1 куен бәбәген генә өзми калдыралар.

Әгәр дә куен бәбәклә-ренең барысын да өзеп алсаң, бер сабаклы гына куак формалаша. Ә инде ике сабак формалаштырасың килсә, төп сабактан тыш икенче сабакны үстерү өчен, иң өстәге чәчәк тәл- гәше астындагы куен бә-бәген калдыралар һәм ул икенче сабак буларак үсеп китә, анда да чәчәк тәлгәшләре һәм җимшәннәр формалаша. Әгәр дә 2-3 бәбәкне өзмичә калдырып, өстәмә сабак үстерергә теләсәң, аларның кайсыларын калдырырга кирәк соң? Иң яхшысы - иң өстәге чәчәк тәлгәше астындагы һәм шуннан аста урнашкан икенче чәчәк тәлгәше астындагы бәбәкләрне калдыру. Төп сабакның аскы өлешендәге, ягъни җиргә якын чыккан бәбәкләрне калдырырга ярамый, алар бик әкрен үсә һәм соң өлгерә. Соң өлгерешле сортларда, бары 1-2 генә куен бәбәге калдырып, яңа чыкканнарын әледән-әле өзеп торалар. Соңга таба иң өске тәлгәштән өстәрәк ике генә яфрак калдырып, төп сабакның да очын чеметеп кенә өзеп алалар.

Фарсель ЗЫЯТДИНОВ
(«Ямь һәм тәм: яшелчә бакчасы» китабыннан)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: