Туган як

Көтмәгәндә килә, ә менә куып чыгару...

Татар телендә аны аю чикерткә яки бозаубаш, дип атыйлар, русча тәрҗемәсе исә - медведка. Әлеге бөҗәктән иза чиккән бакчачылар аның никадәр зыян салуын белә. Ул - бакчаның иң зур дошманы, дип әйтсәк тә була. Беренче карашка, ул фантастик кинофильмнарда күрсәтелә торган монстрга охшаган: иләмсез зур башы, мыеклар, тәне көрән төстәге...

Татар телендә аны аю чикерткә яки бозаубаш, дип атыйлар, русча тәрҗемәсе исә - медведка. Әлеге бөҗәктән иза чиккән бакчачылар аның никадәр зыян салуын белә. Ул - бакчаның иң зур дошманы, дип әйтсәк тә була.
 
Беренче карашка, ул фантастик кинофильмнарда күрсәтелә торган монстрга охшаган: иләмсез зур башы, мыеклар, тәне көрән төстәге каты кабырчык белән капланган, алгы аяклары - көчле, корсак артында - үсентеләр, зур канатлары бер бакчадан икенчесенә күчәргә ярдәм итә. Аю чикерткә 5-6 сантиметрга кадәр үсә. Ана бөҗәк 100дән артык йомырка сала. Бакчага кереп оялаган бу корткычны вакытында күреп алмасагыз, әйбәт уңыш җыю авыр булыр.
 
Аю чикерткә яшь үлән, тамыр, бүлбе (клубень) ярата. Караулы, тәртипкә салынган бакчаларда яшәүне хуп күрә. Ә менә чүп үләнен ашамый. Кәбестә, бәрәңге, баклажан, редис, чөгендер, помидор, борыч, петрушка, күп кенә гөлләр - аннан зыян күрүче культуралар байтак. Бөҗәк куак, агачларның тамырларын да калдырмый. Казыган оялары бик озын булып сузыла һәм бакчаның зур мәйданын ала.
 
Аю чикерткәне бетерү авыр, әмма була торган эш. Тәҗрибәле бакчачылар аларга тозак салырга киңәш итә. Шуларның берничәсе турында язабыз.
Аю чикерткә кышны җир астында үткәрә. Шуңа күрә аны суыта төшкәч, көзен яки иртә язда юк итәргә кирәк. Бу вакытта ул әле үрчемәгән була.
Иң нәтиҗәле тозакларның берсе - тирес. Аю чикерткә җылы һәм йомшак урында кыш чыгарга тырыша. Моның өчен киңлеге, буе, биеклеге 50 сантиметр булган чокырлар казып, аны тирес белән тутырырга кирәк. Салкыннар килгәч, тиресне чокырлардан казып алып, бакча буйлап таратып чыгыгыз - бөҗәкләр өшеп үләчәк. Әгәр дә моны эшләргә өлгермәсәгез, тозакларны язын казып чыгарыгыз, алардагы йомыркаларны юк итегез.
Шулай ук, сыра тозагы уңай нәтиҗә бирә. 0,5 литрлы унлап пыяла банка яки шешәне, бакчада чокырлар казып, авызына кадәр күмеп куегыз, өчтән бер өлешен сыра белән тутырыгыз. 1,5 сантиметр ара калдырып, тозакны такта белән каплап куегыз. Шунда төшкән бөҗәкләрне чыгарып яндырыгыз.
Сабынлы су да ярдәмгә килә ала. Бер чиләк суга хуҗалык (10-20гр) яки сыек сабын (50г) кирәк булыр. Аю чикерткә өннәрен табып, сабынлы суны салып чыгыгыз. Әмма күп сабын салырга тырышмагыз, җир астында үсемлекләрнең тамыры барын да онытмагыз.
Өн эченә үсемлек мае салып, шлангтан салкын су өстәгез. Бөҗәкләр майлы суны яратмый, алар я үлә, я тышка чыгачак.
Кибетләрдә аю чикерткәгә каршы күп кенә химик препаратлар сатыла: Гром, Фенаксин Плюс, Медвегон, Гризли, Медветокс, Рембек. Аларны дөрес итеп кулланганда, бөҗәкләрнең 60-90 проценты үлә. Зыян итүчеләрнеӊ өннәрен табып, һәрберсенә 3-4 гранула салып чыгыгыз, куак яннарын һәм тирес тирәсен онытмагыз. Кошлар ашамасын өчен, агу өстенә аз гына туфрак салыгыз. Игътибар! Аның белән эш иткәндә, резин перчатка, респиратор яки медицина маскасы киегез. Эшне бетергәч, кулларны һәм битне сабын белән юыгыз, авызны чайкагыз.
Гомумән, һәр бакчачы бөҗәкләргә каршы профилактик эшләр алып барырга тиеш: көзен кипкән яфракларны, ботакларны, чүп-ләрне, уңыш калдыкларын җыярга, игътибар белән карап чыгарга һәм, әлбәттә, бакчаны казырга - җир астында булган бөҗәкләр салкында яши алмаячак.
http://parazitam-stop.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: