Туган як

Бакчаларда үсеп утырган карт агачларны яшәртәбез

Түбән Камада бакчачылык ширкәтләре оешканга инде шактый еллар үтте. Кайбер бакчалар ташланып, аяныч хәлгә килде.

Әйтик, Зәй елгасыннан ерак түгел, тау башында урнашкан «Чайка» бакчачылык ширкәте урынында, йорт хәрабәләре һәм кыргый чияләр генә монда кайчандыр бакчалар гөрләп торганын хәтерләтә. Яхшырак өйләрен сүтеп бетергәч, электр баганаларына кадәр казып чыгарып, ташып бетергәннәр. Ә Алан авылы янындагы бакчаларның җимерек өйләре генә түгел, эзе-юлы да калмады. Күпме көч куеп төзелгән өйләр, чирәм ертып кул көче белән казылган урыннар гөл бакчасына әйләнгәч кенә, кирәкмәс булдылар шул. Бу ташландык бакчалар турында язып, тагын өлкәннәрнең яраларын кузгатмыйк. Сүз хәзерге бакчаларда үсеп утырган карт агачларны яшәртү хакында. Күп бакчачылар, хәзерге, яңа сортлар белән беррәттән, элекке сыналган агачларны да калдыру ягында.

Әгәр ботакларны язын кисәргә уйласагыз, аны агачларда бөреләр уянганчы эшләргә кирәк. Тәҗрибәле бакчачылар бар җимеш агач һәм куакларын күздән кичереп, кәүсә һәм ботаклардагы «яралар»ны табып эшкәртә, артык ботакларны ачыклап кисеп ала. Җимеш агачларының ботаклары куе булмасын. Җәй көне шау яфракта чакта алмагач ботаклары арасыннан чыпчык очып үтәрлек булсын. Ботаклар куе икән, алар бер-берсенең кабыгын сыдыра, яралый, җимешләргә дә үсәргә комачаулый, – ди белгечләр. Заманча фәнни тикшеренүләр җимеш агачларының ботакларын чәчәккә бөреләнгәнчегә кадәр кисәргә яраганлыгын раслый. Төшле җимеш бирүче слива, чия, өрек кебек агачларга килгәндә, әгәр алар инде кышкы йокыдан уянырга өлгергән икән, бу эшне киләсе елга калдыруың хәерлерәк, ә башкаларына комачаулаган ботакны таяк белән терәтеп яки бау белән тарттырып куярга мөмкин. Яз көне кискән ботакларны, агачтагы «яра» урыннарына бакча сумаласын сөртергә онытмау зарур. Ул сок агып чыгудан, төрле зарарлы бактерия һәм гөмбә чирләре үтеп керүдән саклый, тизрәк төзәлергә булыша. Агачларга озын гомер бүләк итүче әлеге бакча сумаласын бакчачыларга үзләренә дә ясарга ярый, мәшәкатьләнмичә, сатып алырга да була.

Кыш көне агач кәүсәсе яргаланган, ботаклары кар авырлыгыннан сынган икән, кисмичә булмый. Әгәр бар да яхшы булса, агачны җәрәхәтләмәү яхшырак. Кискән урын тигез, шома булырга тиеш. Ябалдаштан тышка таба үсүче яшь ботакларны бөре өстеннән кисәргә кирәк. Эчке яктан тышка таба кисү яхшы. Кәүсәне дәвам итүче ботаклар башкаларыннан озынрак калырга тиеш. Зәгыйфь агачлардагы ботакларны бераз гына кисәргә кирәк. Мондый ботакларны, гадәттә, аларда икенче-өченче бөре өстеннән кисеп алалар. Зур булып үскән агачларның ботакларын да озын итеп кисәләр. Бу очракта җиде-сигез, йә күбрәк бөре калырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: