Туган як

Февральдә утыртсак

Күп кенә белгечләр үренте өчен орлыкны ашыгып утыртмаска киңәш итәләр. Помидор орлыгын - марттан да иртә утыртмаска, ә борыч белән баклажанны февральдә чәчәргә кирәк, диләр. Алар фикеренчә, әгәр иртә чәчсәң, яшь үрентеләргә яктылык җитмәячәк, акрын үсәчәкләр. Боларның барысы да дөрес, әгәр дә үрентене туфракка 5-10 июньдә күчереп утыртырга җыенсагыз, Әмма...

Күп кенә белгечләр үренте өчен орлыкны ашыгып утыртмаска киңәш итәләр. Помидор орлыгын - марттан да иртә утыртмаска, ә борыч белән баклажанны февральдә чәчәргә кирәк, диләр. Алар фикеренчә, әгәр иртә чәчсәң, яшь үрентеләргә яктылык җитмәячәк, акрын үсәчәкләр.
Боларның барысы да дөрес, әгәр дә үрентене туфракка 5-10 июньдә күчереп утыртырга җыенсагыз, Әмма ул очракта, помидорны фитофтордан саклау өчен, без аларны ямь-яшел булып сабагында утырган июль аенда ук җыя башлыйбыз. Ул вакытка әле помидорлар тиешле зурлыкта үсеп өлегрмәгән була.
Узган елгы сезон алдыннан мин помидор орлыгын үренте өчен утыртырга уңайлы көнне исәпләп карарга уйладым. Билгеле булганча, август аенда уртача уңыш җыю өчен, майның 10ысына инде безнең беренче чәчәген күрсәтергә өлгергән 60 көнлек үрентебез булырга тиеш. 10 майдан 60 көнне чигерсәк, 10 март килеп чыга. Бу датадан тагын 6 көнне алабыз, анысы - орлык тишелүгә китә торган вакыт. Моннан тыш, үрентенең үсеше тоткарлана торган 10 көнне дә чигерергә онытмыйбыз.
Шуларның барысын да исәпләп караганнан соң, мин орлык чәчү өчен февраль урталарына тукталдым. Орлыкны чәчеп, туфракны кулым белән бераз тыгызлап куйгач, өстен пленка белән капладым. Шытым биргәнче, җылы урынга куйдым (әрҗәләрне беркайчан да тәрәзә төбенә тезмим, анда салкынча).
Бишенче-җиденче көнгә кечкенә генә үрентеләр күренде. Пленкасын алып, тәрәзә төбенә күчердем. Анда салкынча булу өстенә, якты да! 10 көннән соң ашлама белән тукландыруга керештем.
Февраль азагына үрентеләр матур гына үсте. Март аенда инде кояш та туры карый башлады. Көньякка караган балконда көн үзәгендә температура 15-20 градус була иде. Ләкин мин төш турысы җиткәнен көтмим, иртәнге якта, термометр әле 8-10 градус җылылык күрсәткәндә үк балконга чыгарам. Бу вакытка үрентеләр әрҗәдән алып сөттән бушаган пакетларга күчерелгән була. Апрельдә, гомумән, төнгелеккә квартирга кертеп тә тормадым, чөнки балкон ишеге тәүлек буе ачык торды.
Чәчәк аткан помидор үрентеләре 5-10 майда теплицага һәм, шулай ук, өсте сулый торган материал белән капланган түтәлгә күчерелә. Теплицада үстерелгән помидордан узган ел без 14 июньдә үк авыз иттек. Элекке еллар белән чагыштырганда бер ай алдан, дигән сүз! Һәм бу беренче кырауларга кадәр дәвам итте.
Ачык һавадагы түтәлдә үсә торган помидорның да уңышы мул булды. Яшерен-батырын түгел, башка елларны помидорның өлгергән берен җыю белән генә чикләнә идем. Ә узган елны июль-август айларында да тамырдан тукландыруны (10 л суга - 1 л тирес сыекчасы, 0,5 аш кашыгы мочевина, 2 аш кашыгы суперфосфат, 2 стакан көл, 1/3 аш кашыгы бакыр купоросы, 0,5 таблетка микроашлама) дәвам иттем. 25 июльдән башлап сентябрь азагына кадәр төнгелеккә, болытлы булганда тәүлек буена да каркаска беркетелгән пленка белән каплау озак вакытлар помидор уңышы алу мөмкинлеге бирде. Шулай итеп, «декабрист», «зазимок», «метелица»ларым ышанычымны аклады, иртә җәйдән кара көзгә кадәр уңыш белән сөендерде. Алай гына да түгел, яңа елга кадәр тәмнәрен югалтмаган килеш сакланды.
Александр НИКОНОВ.
Фотода: А.Никонов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: