Туган як

Файдалы һәм файдасыз киңәшләр

Күп кенә бакчачылар тегеннән-моннан ишеткән киңәшләрне тикшереп тормыйча, үз бакчаларында кулланалар. Тик аларның һәркайсы дөреслеккә туры килми шул. Әйтик, телдән-телгә күчеп йөргәндә граммнары үзгәрергә мөмкин. Шулар турында берничә сүз. Мәсәлән, күбрәк тәрбия-ләгән саен яхшы уңыш алырга була дигән ышану бар. Бу ул кадәр үк дөрес түгел. Әйтик, алма, груша агачлары...

Күп кенә бакчачылар тегеннән-моннан ишеткән киңәшләрне тикшереп тормыйча, үз бакчаларында кулланалар. Тик аларның һәркайсы дөреслеккә туры килми шул. Әйтик, телдән-телгә күчеп йөргәндә граммнары үзгәрергә мөмкин. Шулар турында берничә сүз.
Мәсәлән, күбрәк тәрбия-ләгән саен яхшы уңыш алырга була дигән ышану бар. Бу ул кадәр үк дөрес түгел. Әйтик, алма, груша агачлары артык тәрбиядән ботакка үсеп, җимеш бирми башларга мөмкин.
Шулай ук, яшелчәгә көн саен су сибү уңышны арттыра дигәне дә дөреслеккә туры килими. Артык дымлылык, киресенчә, тамырларны черетә, йогышлы авырулар китереп чыгара.
Күп казу һәм йомшарту да кире нәтиҗә генә бирә икән. Еш йомшарту туфракның структурасын үзгәртә. Шуңа күрә, аз гына су сибү дә туфракны «асфальт»ка әйләндерә.
Күпләр чүп үләнне күб-рәк утаган саен яхшырак дигән фикердә. Алай булгач, инде бакчаларда бер чүп тә калмаска тиеш тә бит. Тик яз саен ни тырыш бакчачыларның да бакчаларында чүп чыга. Яшелчә бакчасында чүп үләннән котылыр өчен, рәтләр ара-
сын мүлчәләргә генә ки-рәк. Ә агачлар төбендәге чүп үләнне тәҗрибәле бак-чачылар утамый. Чөнки алар туфракны йомшарта, череп, үләнне органик ашламага баета. Бакчада үләнне чабып, аны җирдә калдыру файдалырак.
Кайбер бакчачылар туфракны мүлчәләү үсемлек тамырына зыян китерә дип саный. Бу да дөрес түгел, мүлчә астында туфрак катмый, сулый, йомшара.
Химик ашламалар белән бик мавыкмагыз. Аларны
органик ашламалар, мәсә-
лән, тирес белән алмаш-
тырыгыз. Зарарлы бөҗәк-ләрне дә еш агулау алар арасында төрле химикатларга бирешми торган мутантлар китереп чыгаруга китерә.
Агачларны еш кисәргә ярамый дигәне дә өлешчә генә дөрес. Артык үсеп, куерып киткән ботакларны мөмкин кадәр тизрәк кисегез, алар үскән саен агачка күбрәк зыян килә.
Помидор фитофтора авыруына бирешмәсен дисәгез, ике атнага бер мәртәбә сарымсак төнәт-мәсе сибегез. 200 грамм сарымсакны (кабыгы белән) иттарткычтан чыгарып, 3 литр җылы суда болгатырга һәм бер тәүлек тотарга. Әзер төнәтмәне 10 литрга җиткереп иртәнге якта сибәргә.
Сәхифәне Илһамия ГАФФАРОВА әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: