Туган як

Чәчәкләр патшабикәсе

Гөлчәчәк (роза чәчәге) - бакчачыларның иң яраткан чәчәкләреннән берсе. Аның матурлыгы, озак чәчәк атуы сокландыра. Розаларны үстерү тәҗрибәсе белән гөлләр үстерүче Наталья Кулакова уртаклаша. - Бакчачылык белән күптән түгел шөгыльләнә башладым. Үстергән җиләк-җимешләр, яшелчәләр шатландыра. Шул ук вакытта кишәрлекне матурлыйсы килә. Вакытым тар булуга карамастан, чәчәкләрнең берничә төрен үстерәм. Бигрәк...

Гөлчәчәк (роза чәчәге) - бакчачыларның иң яраткан чәчәкләреннән берсе. Аның матурлыгы, озак чәчәк атуы сокландыра. Розаларны үстерү тәҗрибәсе белән гөлләр үстерүче Наталья Кулакова уртаклаша.
- Бакчачылык белән күптән түгел шөгыльләнә башладым. Үстергән җиләк-җимешләр, яшелчәләр шатландыра. Шул ук вакытта кишәрлекне матурлыйсы килә. Вакытым тар булуга карамастан, чәчәкләрнең берничә төрен үстерәм. Бигрәк тә гөлчәчәкне яратам. Төрле төстәге чәчәк атып утырган үсентеләр күңелне җәен генә түгел, көзен дә куандыра. Беренче чәчәк ату чоры июньдә була. Чәчәк атып бетергән ботакларны кисеп алам, гөлдә яңа ботаклар үсеп чыгып, кабат чәчәк ата. Шулай гөлчәчәгем мине октябрьгә кадәр шатландырып тора.
Розаларны язын утыртсам, август уртасына кадәр кипкән чәчәген генә түгел, чәчәк бөресен дә кисеп алам. Сәбәбе: әле ныгып җитмәгән үсемлекнең туклыклы матдәләре һәм көче чәчәк атуга китәчәк. Нәтиҗәдә, куак үсүдән туктарга мөмкин һәм кышлый алмаячак. Үсентене кыек итеп (45 градус), өске бөредән 5-6 сантимерт югарырак кисәм. Кискән урынга бакча сумаласы сылыйм.
Шул ук вакытта үсентедәге чәчәк бөреләре санын тикшерәм. Барысын да калдырсаң, чәчәге вак булачак, шуңа күрә һәр үсенте ахырында 1 үзәк бөре калдырам, калганнары күренгән саен йолкып барам.
Чәчәк ату вакытын озынайту өчен кисү генә җитми. Үскән һәм чәчәк бөресе чыккан вакытта гөлчәчәккә су сибәргә кирәк. Бер көнне күп итеп су сипсәгез, икенче көнне туфрагын йомшартыгыз. Су тамырга гына салынырга һәм җылы булырга тиеш! «Өлкән» үсемлекләрнең тамырлары озын булганга, суны шактый тирәннән ала алалар, шуңа күрә аларга суны сирәк, әмма күп итеп сибегез. Көзен су сибүне азайтам.
Гөлчәчәкләрне тукландырырга да онытмагыз. Аларга сезон дәвамында 2-3 мәртәбә тавык тизәге төнәтмәсе салам. Беренчесен апрельдә, икенчесен чәчәк атар алдыннан, июль уртасыннан соң ашлама сипмим. Яңа үсентеләргә ныгырга мөмкинлек бирәм. Гомумән, гөлчәчәк ашламаны күп керткәнне яратмый, бигрәк тә азотныкын. Бакыр, тимер, марганец булган препаратлар белән эшкәртсәң, үсентеләр чирли башлый.
Гөлчәчәкне төрле корткыч бөҗәкләр дә ярата. Бервакыт гөлләремне «Интавир» катнашмасы белән эшкәртеп, бөҗәкләрне бетердем. Әмма чәчәк аткач, эчендә үлән бете (тля) булганын күрдем. Суган кабыгы белән сарымсак сабагындагы «уклар»ны төнәтеп сипкән идем - корткычлар юкка чыкты.
Көзен сабакларын кыскартам, куак тирәсен казыйм. Ноябрьдә, салкыннар җиткәч, чыршы ботаклары белән каплап бәйләп куям. Ә менә салам, печән, тирес ишеләрне салырга киңәш итмим. Алар черергә мөмкин. Черемәсә, мондый урынга тычканнар тиз ияләшә.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: