Туган як

Бәйләмләп үсә торган кыяр үстерү серләре

Куак кебек Әле кайчан гына куак кебек үсә торган кыяр орлыклары яңалык санала иде. Хәзер инде кыярның бәйләмләп уңыш бирүче сортлары да бар. Бу төр сорт кыярның үзенчәлеге шунда, аның бер төене берничә (3тән алып 9га кадәр булырга мөмкин) кыяр бирә. Ә бер төптән, уңыш биргән вакытта, 400гә кадәр кыяр...

Куак кебек
Әле кайчан гына куак кебек үсә торган кыяр орлыклары яңалык санала иде. Хәзер инде кыярның бәйләмләп уңыш бирүче сортлары да бар. Бу төр сорт кыярның үзенчәлеге шунда, аның бер төене берничә (3тән алып 9га кадәр булырга мөмкин) кыяр бирә. Ә бер төптән, уңыш биргән вакытта, 400гә кадәр кыяр җыеп алырга була. Шунлыктан, аз мәйданда да күп уңыш алып мөмкин. Бу төр сорт кыярны үстерүнең кайбер үзенчәлекләре дә бар.
Беренчедән, бәйләмләп уңыш бирүче кыярны куе утыртырга киңәш ителми. Ачык грунтта бер квадрат метрга 4 төп җитә. Әгәр бакчагызда теплица булмаса, пленка каплап, җылы түтәлгә утырту отышлырак.
Икенчедән, тишелеп чык-
кан үрентеләрнең иң сәла-мәтләрен генә калдырырга кирәк.
Өченчедән, өлгергән кыярларны еш җыярга (көн саен яки көн аралаш) кирәк. Чөнки җитешкән кыярлар яшь бөреләрнең үсешен тоткарлый. Уңышы мул диеп орлыкка кыяр калдырырга киңәш ителми, чөнки орлыкларда геннар сакланмый.
Уңыш биргән чакта кыярны атнага бер комплекслы минераль ашлама белән тукландыру да уңышны үстерергә ярдәм итә. Минераль ашлама булмаса, әчеткән чүп үләннәре сыекчасы ярый (бу турыда газетабызның бер санында язган идек инде).
Кыяр чын яфраклар чыгарып, мыекча чыгаруга аны махсус шпалерларга үрмәләтергә кирәк. Моның өчен озынлыгы 2 метр чамасы агач баганаларга тимер чыбыклар белән эре тишекле сеткалар беркетегез. Кыярлар шул үсентеләр буенча үрмәләрләр.
Тик кайбер бакчачылар кирәкле сортны алып та, кыярның уңышы түбән булудан зарланалар. Бу очракта сорт гаепле түгел, ә үстерүдә кайбер ялгышлыклар булуда. Әйтик, кыярның бу сорты яктылык ярата, ә үтәли җилне авыр кичерә. Димәк, яңгырлы җәйдә ачык грунтта югары уңышка өмет итәсе юк. Кысыр чәчәкләре булмасын өчен эпин, циркон препараты белән эшкәртергә була.
Яхшы уңыш алыр өчен суны мул сибәргә, азотлы ашламалар белән мавыкмаска кирәк.
 
Нинди сортлар алырга?
Бер төеннән берничә кыяр үстереп була торган кыярның ачык һавада да, теплицадада үсә торган сортлары бар. Шулай ук киң таралып үсүче, яки җыйнакларына (бакчада буш урынга карап) өстенлек бирергә була.
Теплица өчен Мальчик с пальчик, Младший лейтенант, Три танкиста, Марьина роща сортлары отышлы.
Сабаклары белән җәел-мичә (сабак очларын өзәсе булмый) үсүче сорт утыртасыгыз килсә Муравей, Кузнечик, Козырная карта һ.б. өстенлек бирегез.
Яки ике төрен дә бергә утыртсагыз була. Алар бер-берсен бары тик тулыландыралар гына. Бу урында шуны да әйтергә кирәк, кыярның бу төр сорты бакчаларына сирәк йөрүчеләр өчен файдалы. Чөнки кыярлар зур булып үсми.
Ачык грунтка утыртсагыз, бакчачылар F1 Желудь, F1 Капитан сортларына өстенлек бирергә киңәш итә.
Теплицага утыртсагыз F1 Балконный, F1 Карапуз, F1 сортларын сайларга тырышыгыз. Чәчү срогы теплицада 15 майдан соң, ә ачык грунтта июнь башы. Температура 14, 16 градуска күтәрелгән булырга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: