Туган як

Башлы суган

Британиядә яшәүче Питер Глейзбрук 9 килограммга якын авырлыкта суган үстергән. Әле алай гына да түгел, аның уңышлары арасында Британиядә иң зур ди бәяләнгән бәрәңге, кәбестә һәм иң озын шалкан үстерүе белән дә танылган. Бар яшелчәләр хакында язып чыксак та, иң кирәклесе турында язарга оныттык бугай. Суган иң киң таралган яшелчә...

Британиядә яшәүче Питер Глейзбрук 9 килограммга якын авырлыкта суган үстергән. Әле алай гына да түгел, аның уңышлары арасында Британиядә иң зур ди бәяләнгән бәрәңге, кәбестә һәм иң озын шалкан үстерүе белән дә танылган.

Бар яшелчәләр хакында язып чыксак та, иң кирәклесе турында язарга оныттык бугай.
Суган иң киң таралган яшелчә культураларының берсе. Суганда 4-8% углевод (кайбер сортларда 15 % ка якын), 3-5% аксым, 0,8-1,1% минераль тозлар бар. Составында эфир майлары булу белән, халык медицинасында киң кулланылуы белән дә, суган популяр яшелчә санала.
Башлы суган дым ярата. Вегетация чорының беренче яртысында, кыяклары һәм баш үскәндә аңа су аеруча күп кирәк. Икенче яртысында дымның күп булуы суганның өлгерүен тоткарлый һәм ул начар саклана. Соң утыртканда яки шытымнар соңарып чыкканда, чүп басып күләгә төшкәндә, суганның башы өлгереп җитми, муены юан була.
Башлы суган туфракның уңдырышлылыгына таләпчән, әчелеге аз яки нейтраль (рН 6-7) булган туфракта әйбәт үсә. Вак суган икенче елга көп-шәләнмәсен өчен аны +18 градустан югары яки 1-3 градус салкында сакларга кирәк.
Утыртканнан соң баштагы ике айда суны даими сибәргә кирәк, ә җыярга 25-30 көн кала су сибү туктатыла.
Суганны суган корткыч коңгызы,суган чебене личинкалары һәм ялган ончыл чык авырулары зарарлый. Суган чебененә каршы көрәшү өчен утырту алдыннан суган орлыкларын гептахлор(1кг.орлыкка20-25г.) , вак суганны метафос (1кг.га 30-50г.)белән эшкәртәләр. Яңа препаратлардан «ДАНАДИМ», «АТОМ» препаратларын сиптерү зур нәтиҗә бирә. Әгәр химикатлар белән агулыйсыгыз килмәсә, кишер белән янәшә утырту, рәт арасын даими эшкәртеп тору да суган чебененә каршы көрәш чарасы булып тора. Ялган ончыл чык авыруына каршы 0,1% лы бакыр хлорокисе бөркиләр. Беренче тапкыр эшкәртү утыртканнан соң 3-4 атна үткәч башкарыла, аннан 10 көн саен кабатларга була. Шулай ук үсемлекләрне поликарбацин яки 1%лы бордо сыекчасы белән эшкәртү дә файдалы. Яңа препаратлардан «РИДОМИЛ ГОЛД» препараты иң нәтиҗәлеләрдән санала. Утыртыр алдыннан орлык материалын 30-37 градус температурада 5-7 тәүлек , ә орлыклык вак суганны 40-42 градуста 8-10 сәгать тоту әйбәт нәтиҗә бирә.
Суганны кыяк очлары саргая башлап, җиргә егылгач йолкып җыялар. Муентыгы кибеп беткәнче җиргә тезеп кояшта киптерәләр. Соңыннан сабагын 4-5см озынлыкта калдырып кисәләр. Кабат суганны эрегә-вакка аерып саклауга куялар. Башлы суганны 0-+1 градус температурада, 70-75% дымлылыкта саклыйлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: