Туган як

Бакчам – гөлбакчам

И-и, матур да инде бакчада чәчәкләр күп булса! Чәчәк тамак туйдырмый дияргә ашыкмагыз, аларның бит яшелчә түтәле башларында, алмагач төпләрендә, кыскасы, теләсә кайсы җирдә үсәрлекләрен сайларга була.

Мәсәлән, минем мунча тәрәзәсе каршында инде ничә ел, фәнни телдә әйтсәк, шток-роза (безнең якларда нигәдер «Казан гөле» диләр иде) үсә. Үзе әрсез, үзе талымсыз булса да, матур чәчәк ата. Тәрәзәне матур гына каплап та тора.
Әйдәгез, бу язмада тагын берничә чәчәкне искә алып китик әле. Шуларның берсе – миңа калса, иң матуры. Тыңлагыз, табышмак: 
Арыш арасында үсәм, 
Зәп-зәңгәр чәчәк атам.
Тик кешеләр яратмый, 
Утыйлар төрле яктан. 

Әйе, без яраткан зәңгәр, матур күкчәчәк аның җавабы. Хәзер инде басуларда арыш үсми, бу чәчәк безнең бакчаларга күчте. Басуда аның зәңгәр төстәгесе генә үссә, бакчада исә аның берничә төсе: шәмәхә, алсу, зәңгәр, ак төсләрен үстерергә була. Күкчәчәкне мин бакчада инде ничә ел үстерәм. Матур бит, үзе талымсыз да. Аның бер еллыгы да, күпьеллык сортлары да бар. Мин бер еллык сортларына өстенлек бирәм. Башта орлыгын сатып алган идем, хәзер көздән җыеп калдырам. Чәчкәндә иртә яздан утыртырга, таралып үссен өчен, арасын 10 сантиметрдан да ким калдырмаска кирәк. Биеклеге ярты метрга кадәр җитә. Күкчәчәк туфракка да, янәшәдәге «күршеләр»гә дә талымсыз. Шул ягы белән ул бакчачыларның игътибарын җәлеп итә. Тик шулай да күләгәле урында аның соңрак чәчәк атуын истән чыгармагыз. Төбен йомшартып тору чәчәккә файдага гына. Күкчәчәк артык дымлылыкны да яратмый, әгәр җәй артык коры булмаса, аңа яңгыр сулары да җитә. Матур чәчәк атуы өстенә, бу чәчәк халык медицинасында да киң кулланыла.
Күкчәчәкне чәчәк атып беткәнче җыярга кирәк. Аның төнәтмәсе бавыр эшчәнлеген көйли, үт бүленеп чыгуны яхшырта, организмдагы төрле микробларны юк итә, бәвел кудыра. Күз авырулары – конъюнктивит, блефаритны да дәвалый, тәндәге сызлавыкларны, эренле бетчәләрне, чуаннарны бетерергә булыша. Бит тиресе артык майлы булса, күкчәчәк төнәтмәсе белән юарга кирәк. Күкчәчәк төнәтмәсен ясау өчен 1 чәй кашыгы вакланган үлән өстенә әле генә кайнап чыккан 1 стакан су агызалар һәм, 20 минут төнәтеп, сөзәләр. Ашарга 15-20 минут кала, көнгә өч тапкыр икешәр аш кашыгы эчәргә кирәк.
Йөкле ханымнарга күкчәчәкне кулланмаска кирәк, чөнки ул җиңелчә агулы үләннәрдән санала.
Астильба – июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк атучы күпьеллык үсемлек. Шулай ук, талымсыз. Сабак озынлыгы 20-120 сантиметрга җитә. Үсәр өчен күләгәле урын, дымлы туфрак кирәк. Бакчада агач һәм куак күләгәләренә, су буйларына, кечкенә төрләрен махсус савыт-контейнерларга утырталар. Гөлнең чәчәге дә, яфраклары да үзенчәлекле матур.Чәчәк ату вакытына карап, төрле төрләрен, төсләрен сайлап бер астильбадан гына да гөлбакча ясарга була.
Астильба чәчәгенең кәрлә (30 сантиметрдан да ким) сортлары да, метрга якын үсүче сортлары да бар.
Aннaгaлиc чәчәге. Андыйны ишеткәнегез, күргәнегез бармы? Исеме колакка ятышсыз булса да, бик матур чәчәк ата ул. Кайбер бакчачылар аны бәлки инде күптән үз иткәндер. Тик мин бу чәчәк турында әле быел гына белдем һәм сезнең белән уртаклашырга ашыктым.
Аннагалис – кәрлә чәчәк. Аның биеклеге 18 сантиметрдан артмый. Чәчкәләре бик вак, тик шундый мул! Хәтта яфраклары да күренми. Алда язып үткән чәчәкләр кебек, аннагалис та талымсыз. Аны теләсә кайсы бакчачы курыкмыйча утырта ала. Әгәр чәчәкне иртә язда ук ачык туфракка утыртырга өлгерсәгез, ул көзгә кадәр чәчәк атып утырачак. Иртә утыртканда, өстен полиэтилен белән капларга онытмагыз һәм көн саен җилләтеп алыгыз. Бер атна-атна ярымнан шытымнар күренә башлар.
Май аенда гына утыртсагыз да, июль ахырында шау чәчәккә күмеләчәк.
Чәчәк артык дымлылыкны яратмый, шулай да мул чәчәк атып сөендерсен өчен, кызу көннәрдә су сибәргә кирәк. Әгәр яфраклары саргая икән, су сибүне туктатып торыгыз.
Шунысы да бар: аннагалисны корткычлар зарарлый алмый, ул алар өчен агулы. Шуңа күрә, кайбер бакчачылар аны яшелчә түтәле янәшәсенә утырта икән. Бу урында шуны да әйтәсем килә: чәчәк йорт кошлары өчен дә агулы.
Аннагалис дару үләне буларак файдаланыла. Аны бавыр, бөер, үпкә авыруларын дәвалаганда кулланалар.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: