Туган як

Бакчачы почмагы

Чананы җәйдән, арбаны кыштан Быел алмагачларда түгәрәк йомгак кебек пәрәвез шар эленеп торганын, ә аның эчендә күп санлы кортлар булып алмалар чикләвек зурлыгы кадәр үскәч, коелып беткәннәрен берничә бакчачы сөйләде.Мин бакчачылык белән 40 елдан артык шөгылләнәм. Бакчадан җимеш алганчы күпме хезмәт, түземлек кирәклеген беләм, ләкин белгеч түгел шул, бу авыру...

Чананы җәйдән, арбаны кыштан

Быел алмагачларда түгәрәк йомгак кебек пәрәвез шар эленеп торганын, ә аның эчендә күп санлы кортлар булып алмалар чикләвек зурлыгы кадәр үскәч, коелып беткәннәрен берничә бакчачы сөйләде.Мин бакчачылык белән 40 елдан артык шөгылләнәм. Бакчадан җимеш алганчы күпме хезмәт, түземлек кирәклеген беләм, ләкин белгеч түгел шул, бу авыру белән ничек көрәшәсен белмим. Совет чорында үсемлекләрне яклау буенча карантин хезмәте бар иде (карантинная служба по защите растений) хәзер ул юк. Мәктәпләрне, медпунктларны гына түгел, ә халыкка хезмәт итә торган халык контролен дә, карантин хезмәтен дә юкка чыгардылар. Бу турыда күбрәк белер, бакчачылык буенча белгечләр белән сөйләшү өчен районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсенә юнәлдем. Тик мин барганда үсемлекләрне яклау буенча белгеч чираттагы ялда иде. Шулай да авыл хуҗалыгы идарәсендәге белгечләр миңа ярдәм иттеләр. Шәһәр базарында бакчалар өчен химикатлар сатыла торган киоскта бу корткычларга каршы агулар бар икән. Сатучылардан сорап алырга кирәк. Алар ничек кулланырга кирәклеген дә аңлатырлар.

Мин үзем бакчага химик ашламалар сибүне дә, җимеш агачларын агу белән эшкәрткәнне дә өнәп бетермим. Минем кебекләр аз түгел, шуның өчен табигать биргән үсемлекләрне саклауны бу эшне яхшы белгән кешеләр тәкъдим иткән чараларның берничәсен язып үтәм. Болар химия кулланмый гына табигый үләннәр кулланып башкарылалар һәм яхшы нәтиҗә бирәләр.

Беренчесе, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре тәкъдим иткән бик гади, арзанлы һәм ышанычлы чара. Әремле сабын суын агачларга сиптерергә, ә алмагач төбенә сиптергәннән калган судагы юеш әрәмне сыларга. Сабын кортларны ябыштыра, әрем суы һәм әрем аларны юк итә.

Икенче ысул помидор, кыяр кебек яшелчәләрнең уңышын күтәрә, авырулардан да саклый. Ул болай болай эшләнелә: 200 литрлы бочкага ике чиләк сыер тизәге салалар, шуның өстенә 6 чиләк су салып 2 капчык чүп үләнен балта белән ваклап тутыралар һәм бутап өстен ябалар. Бу катнашманы 3 көн әчеткәч, 1 чиләк суга 1,5 кг компост салып, һәр төпкә берәр чүмеч салып чыгарга кирәк.

Үсемлекләрнее яклауның өченче ысулын төзүчеләр бакчачылыгы кооперативының рәисе Линар Гәрәев тәкдим итте. 10 лир суга 1 литр сөт, 50 тамчы иод һәм 50 грам көл салып болгаталар. Шул катнашманы үсемлеккә яки агачка сибәләр.

Һәм соңгысы. Кайбер бакчачылар ике капчык кычыткан җыеп турыйлар, 200 литрлы бочкада әчетәләр һәм шуңа тагын су кушып агачларга яшелчәгә, җимеш агачларына сибәләр. Бу ысулны кулланганда яшелчә, җимеш агачлары авырмый (авырган кычыткан күргәнең бармы) һәм ул ашлама булып та хезмәт итә. Шуны да искәртим инде, үсемлекләргә яки җимеш агачларына төрле елда төрле авыру килә, бөтенесен дә алдан күреп булмый, шулай да бабаларыбызның «чананы җәйдән, арбаны кыштан хәзерләп куй» дигәнен онытмыйча киләсе язга хәзерләнеп куюгыз хәерле. Куйган хезмәтегезнең игелеген күрегез.

Илгиз ХӘЕРКӘЕВ.

Мин үстергән кабак

П енсия яшенә җитеп, лаеклы ялга чыккач, мин инде яңадан эшкә урнашып тормадым. Ни өчен дисәң, сәламәтлек тә бик шәптән түгел, аннан яшьрәк кешеләр эштә пенсионер эшчедән көләргә яраталар. Берәр эшеңнең аз гына хатасы чыкса, "пенсияне юкка бирмиләр инде аны!" дигән булып, төрттереп алырга гына торалар. Җайлырак, җылырак урында эшләсәң, алар синең пенсиягә чыгып, эшеңне ташлавыңны Алладан ялварып, түземсезлек белән көтеп торалар. Мин шуларны истә тотып, эшләмәскә булдым. Кыш буе диванда башта сул якка, аннан уң якка, аркага, корсакка ятып, аннан утырып арып бетәм. Көне-төне телевизор карыйм. Шул телевизор уйлап тапкан кешегә орден бирер идем, билләһи! Күпме эшсез кешене үзенә каратып тора бит! Ә менә язны мин, теге яшьләр кебек, синең пенсиягә чыгып, кайчан эшен ташлар икән бу дип көткән кебек көтәм. Мине 4 сутый шәһәр яны бакчам көтә. "Эх, ат урлауның тәмен белмисез сез!!!" - дип әйткән ди Шәкүр карак. Шуның кебек, миңа ул бакча күренекле галимебез Фарсил Зыятдинов әйткәнчә - тәм һәм ямь!

Мин бакчада апрель азагыннан октябрь урталарына кадәр яшим. Ял көннәрен хатын ашарга ризыклар алып килә. Яшелчәләр өлгерә башлагач, балалар да исләренә төшереп, мунча керергә килеп киткәли. Юк, юк, алай бик онытып бетермиләр, молодцы ул яктан, ну бакчада эшләргә бер дә атлыгып тормыйлар, менә анысы бар!

Бакчага төшкәч, минем кыш буе өй тузаны иснәп шиңә башлаган үпкәләрем киңәеп, сары яфрак төсенә кергән йөзем кояш нурларыннан янып, каралып китә. Минем физик халәтем егерме яшьлек егет чагымны хәтерләтә башлый. Хатын да атна саен икешәр кич бакчада кунып, янәсе миңа ашарга алып килә, мине тикшереп китә.

Җиләк-тимеш, яшелчәләрем бик уңа минем, мактанып әйтүем түгел. Суганны, кишерне капчыклап ташыйбыз көзен. Менә быел дүрт кабак төше утырткан идем, дүртесе дә тишелеп чыкты. Берсе аеруча гайрәтле булды, әкиятләрдә язылганча, ай үсәсен көн үсеп шулкадәр зурайды, башка яшелчә түтәлләрен дә үз астында калдырып, күрше бакчасына үрмәли башлады. Билгеле, күршем бу галәмәткә ризасызлык белдерә башлады. Имештер күләгәдә аның яшелчәләре үсә алмый. Помидорлары да кызара алмый - чери.

Икенче як күршенең хатыны бер нәрсә эшләмичә, җәй буе таганда атынып, минем бакчаны күзәтә. Минем ни эшләгәнне күзәтеп тора да, ирен өйрәтә башлый. Минем теге кабагым моның күзтү пунктын каплагач, таганны өй түбәсенә куйдыртты. Хәзер көне буе шунда сәгатьтеле кебек атыны. Тавышы гына үзгә, "тек-тек" түгел, "шыгырт-шыгырт". Ул таганыннан ашарга һәм йомышларын үтәргә генә төшеп менә. Көне-төне күзәтә, малай! Әйе, төне буе алар ягыннан "шыгырт-мыгырт2 иткән тавыш ишетелеп тора.

Безнең бакчалар, рәте белән шәһәргә кайту юлларының үзәк юлына капка ягы белән карап торганлыктан, бакча каршына бик күп машиналар туктый торган булып китте. Машинадан төшәләр дә, "аһ-вах" килешеп фотога, видеога төшерәләр минем кабакны.. Беркөнне түбәнкамалыларга яхшы таныш җырчы Илһам Хисмәтуллин карашын минем кабакка текәгән дә, җыр көйләп маташа:

Торам менә шаклар катып,

Ничек үскән бу кабак.

Пешереп ашыйм дисәң дә,

Кирәк булыр зур табак!

И, кабак, кабак

Сине күрергә килермен кабат.

Беркөнне архитектор Фирдәвис Ханов килеп кабакның әйләнәсен үлчәп, фотога төшереп, сызым кәгазенә ниләрдер сызгалап китте. Кабакны киптереп, шәһәр паркына кую турында уйлагандыр инде.

Бу кабак төннәрдән бер төнне, әйбәт кенә үсеп утырган җиреннән юкка чыкты. Кичә кичтән бар иде, бүген иртән - юк! Мин моңа бик гаҗәпләндем, шуның кадәр зур кабакны ничек алып киткәннәрдер, бер тавыш та ишетелмәде югыйсә. Фотога да төшерә алмадым үзен, шунысы кызганыч. Төшергән кешеләргә зур үтенечем бар, зинһар, "Туган як" газетасы редакциясенә китереп бирегез әле, күрә алмый калганнар да күрсеннәр. Беррәттән газетага да язылып китәрсез, укырга бик кызыклы газета, мин әйтәм.

Инсаф КАШАПОВ.

Бүлмә гөлләрен белеп утыртыгыз

Күпләр бакчаларда гына түгел, квартирларында да күпләп гөлләр үстерергә ярата. Тик аларның матур булулары өстенә кеше организмы өчен зыян китерә торганнары да бар. Шуларның гөл яратучылар арасында киң таралганнарына тукталып китик әле.

Диффенбахия яфракларында һәм кәүсәсендә агулы сок бүленеп чыга. Сак булыгыз, организмга эләксә авыз куышлыгын, бугазны, хәтта ашказаны-эчәк трактын яндырырга мөмкин.

Персидский цикламен яфрагында агулы матдәләр бар. Кеше организмына эләккәч, күңел болгануы, баш авыртуы, эч китү күзәтелә.

Плющ - яфрагында, чәчәкләрендә, орлыкларында агулы сапонин дигән матдә бар. Бу агу организмга эләккән очракта эч китә, тын юллары кысыла, галлюцинация башланырга мөмкин.

Пуансетия (Вифлеемская звезда) үсемлегенең дә согы агулы. Бу сок тәнгә тигән очракта тән тиресе пешә, эч авырта, хәтта бөерләрне дә зарарларга мөмкин.

Кротон сабагы сынса сөт кебек агулы матдә бүленеп чыга. Бу сок кеше өчен зыянлы. Сок күзгә керсә күз яше ага башлый, тән тиресенә бетчәләр чыга.

Олеандр - чәчәкләре бик матур булганга күпләр өйләрендә һәм офисларда үстерәләр. Чәчәк атканда хуш исе бар бүлмәгә тарала. Тик гаиләдә сабый балалар булганда бу гөлне өйдә утыртырга киңәш итмиләр. Хәтта кечкенә генә яфрагы организмга эләккән очракта көчле агулану күзәтелә.

Фикус яфракларында, сабагында агулы матдә бар. Хәтта кул белән кагылганда да тән тиресе ялкынсынырга, аллергия башланырга мөмкин.

Кливия - агу тамырларында һәм яфракларында. Бу гөл белән агуланган очракта эч китә, күңел болгана, селәгәй артык күп бүленеп чыга башлый.

Бу агулы саналган гөлләрнең берничәсе генә. Андый гөлләрне бөтенләй өйгә кертмәгез дигән сүз түгел. Бары тик эшләгәндә (мәсәлән, күчереп утыртканда) кулга перчатка кияргә. Эш беткәч, кулны яхшылап сабын белән юарга. Агулана калган очракта активлашкан күмер эчәргә һәм табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: