Туган як

Бакча эшләре

Апрель аенда бакча кышкы йокысыннан уяна, моны күп бакчачылар түземлек белән көтә. Күпләрнең тәрәзә төпләрендә помидор, борыч һ.б. яшелчә, чәчәк үрентеләре үсеп утыра. Апрельдә кар эреп бетә. Бакчаны бик таптамый гына агач-куакларны көздән җиргә таба бөгеп эләктереп куйган элмәкләрдән арындырырга, куе ботакларны сирәкләргә кирәк. Ботак кисүне кәүсә буйлап су йөгерә...

Апрель аенда бакча кышкы йокысыннан уяна, моны күп бакчачылар түземлек белән көтә. Күпләрнең тәрәзә төпләрендә помидор, борыч һ.б. яшелчә, чәчәк үрентеләре үсеп утыра.
Апрельдә кар эреп бетә. Бакчаны бик таптамый гына агач-куакларны көздән җиргә таба бөгеп эләктереп куйган элмәкләрдән арындырырга, куе ботакларны сирәкләргә кирәк. Ботак кисүне кәүсә буйлап су йөгерә башлаганчы башкарырга кирәк. Ул, гадәттә, апрельнең икенче яртысында була.
Кура җиләгенең җиргә бөгелгән сабакларын күтәрегез, артык куеларын һәм авыруларын, очы туңганнарын кисеп ташлагыз. Әгәр көздән өлгермәгән булсагыз, карлыган һәм крыжовник куакларын да формалаштырырга онытмагыз. Каты салкыннар куркынычы бетсә, бакча җиләген дә ачарга вакыт җитә. Түтәлне чистартырга, карт җиләк куакларын төпләргә һәм яндырырга киңәш ителә.
Көздән калган яфракларны һәм яшелчә сабакларын тырмап, компост өеменә салыгыз һәм шул өемне кыяр утырту өчен түтәл итеп әзерләп куегыз.
Кара карлыган куагында артык бүртенгән бөреләр күренсә, димәк, аңа бөре талпаны урнашкан дигән сүз. Андый бөреләрне, кирәк булса, ботакны тулысынча яндырыгыз.
Җимеш агачларын, шулай ук кура җиләге, крыжовник, карлыган куагын нитрофен эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Нитрофенны 10 литр суга 300 грамм исәбеннән алырга кирәк. Агач һәм куакларны гына түгел, ә әйләнә-тирәдәге туфракны да зарарсызландырырга кирәк. Һава температурасы 5 градустан түбән төшмәгән көнне куакларга һәм туфракка кайнар су сибәргә онытмагыз.
Бакча үсентеләрен, алар хәтта яхшы уңңдырышлы туфракта үссәләр дә, даими рәвештә өстәмә ашлау кирәк. Ашлама бирү аларга көчле, сәламәт булып үсәргә булышыр. Әгәр сез көздән бакчагызга органик, фосфорлы һәм калийлы ашлама кертеп калдырган булсагыз, яз көне бары тик азотлы ашлама гына кертегез.
Әгәр моны эшләргә өлгермәгән булсагыз, апрель аенда составында азот, фосфор, калий булган комплекслы ашлама да кулланырга мөмкин. «Азафоска» һәм «Нитроаммофоска» кебек грануллы ашламаны эреп барган кар өстенә сибәргә дә ярый. Тик тиешле нормадан арттырмагыз.
Әгәр көннәр җылы торса, апрельдә кайбер яшелчәне утырта башларга мөмкин. Ай азагында туфракны әзерләп, салкынга чыдам булган культуралардан -
редис, торма, шулай ук, җәй башында ук куллану өчен кишер, петрушка, сельдерей, пастернак һәм шалканны ачык грунтка чәчәргә мөмкин. Бу төр яшелчә утыртылган түтәл өстенә япма капласагыз, орлык тизрәк тишелер.
Батут суганы, кузгалак, рәваҗ кебек күпьеллык үсемлекләрне иске яфрак-лардан аралап, түтәлләрен йомшартыгыз.
Апрель аенда, көннәр җылы торганда, флокс, кыңгырау, хоста, астильба, хризантема кебек күпьеллык чәчәкләрне бүлеп утыртырга мөмкин.
Апрельдә ачык грунтта чәчү өчен орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк.
Апрель урталарыннан соң, утыртырга өч атна чамасы кала, орлык бәрәңгесен баздан чыгарып, ачык һавада яисә якты сарайда яровойлаштыру өчен таратып куярга кирәк.
Көзен туңга казып калдырылган кишәрлекләрне (гадәттә, апрельнең икенче яртысында) тырмалап, дым каплаталар. Шунда ук органик һәм минераль ашлама кертәләр.
Чүп үләннәрен «Ураган Форте», «Глифос» яисә «Раундап» препараты белән эшкәртергә онытмагыз.
Җимеш агачын яз көне утыртканда, кагыйдә буларак, аның чокырын көздән казып калдыралар. Шулай эшләгәндә үсентене җиргә туң беткәнче үк утыртырга мөмкин була.
Агач утыртыр алдыннан, чокырга ашлама салырга кирәк. Бу максаттан, органик ашлама да, минераль ашлама да файдалы. Органика сыйфатында янган тирес, торф кулланыла. Чи тирес салырга ярамый, чөнки чергәндә ул яшь үсентенең тамырын пешерергә мөмкин. Мондый урыннарны тычканнар да үз итә.
Сәхифәне Илһамия ГАФФАРОВА әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: