Асылмалы түтәлләр ямьләсен
574
0
0
Кызык кебек тоеламы? Башта үземә шулайрак кебек иде, тик ныклабрак танышкач, моның бернинди дә зур яңалык түгеллегенә ышандым. Бакчаларыннан мул уңыш җыеп алуны максат итеп куючылар яки бакча җире аз булганнар өчен, бу ысулның кирәге чыгуы мөмкин. Яшелчәне өстән аска таба каратып үстереп карыйсыгыз килсә, әле соң түгел. Моның өчен...
Кызык кебек тоеламы? Башта үземә шулайрак кебек иде, тик ныклабрак танышкач, моның бернинди дә зур яңалык түгеллегенә ышандым. Бакчаларыннан мул уңыш җыеп алуны максат итеп куючылар яки бакча җире аз булганнар өчен, бу ысулның кирәге чыгуы мөмкин.
Яшелчәне өстән аска таба каратып үстереп карыйсыгыз килсә, әле соң түгел. Моның өчен билгеле бер биеклеккә асып куелган төрле савыт-саба кулланыла. Судан бушаган 5 литрлы пластик шешә - моның өчен иң кулае.
Бу ысул, беренчедән җиргә экономия булса, икенче яктан, иелеп чүп утыйсы юк. Тагын шунысы бар: үзенчәлекле яшелчә түтәлләре бакчагызны бизәп торса, бик тә матур булачак. Элеп куелган түтәлләрдә аеруча, ташкабак (кабачок), кыяр, борчак яхшы үсә. Шулай ук, помидор, борыч кебек яшелчәне дә үстерергә мөмкин. Үзләре үстереп караган кешеләр мондый түтәлләрнең шактый уңайлы икәнен әйтәләр.
Әгәр мондый түтәлләрдә яшелчә үстереп карыйсыгыз килсә, әле соң түгел. Иң беренче эш итеп, алган савытның төбен тишегез, артык су агарлык булсын. Шуннан соң төбенә типография буявы сеңдерелмәгән кәгазь салыгыз. Анысы артык дымны үзенә сеңдерү өчен кирәк. Әзер дренаж куллансагыз да була. Шуннан соң черемәле туфрак салып, яки үзегез әзерләп, әзер тишекләргә орлык яки үренте төртегез. Яшелчә 20 сантиметр чамасы үскәч, савытны кояш яхшы төшә торган урынга элеп куегыз. Фантазиягә бай бакчачылар махсус таякларга, яки корыган агач ботакларына асылмалы түтәлләрне элеп куеп, яшелчә белән беррәттән, петуния (бакырган гөле) кебек матур чәчәкләр дә үстерәләр.
Розмарин, мелисса, укроп кебек тәмләткечләр дә асылмалы түтәлләрдә яхшы үсә. Әле соң түгел, әгәр берәр яшелчә, чәчәк үстерергә түтәлегез җитми калса, асылмалы түтәлдән файдалана аласыз. Бакчадагы асылма түтәләрдәге чәчәкләр һәм яшелчәне күреп, күршеләрегезнең дә күзе төшәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 март 2021 - 14:01Терәк булырга телим Әниемнең исеме Зәлия. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «якты» дигәнне аңлата. Минем өчен, чыннан да, әнием яктылык, җылылык чыганагы.3900
-
8 март 2021 - 13:51Киңәшчем, остазым Әни, әнием минем. Нинди бөек һәм зур мәгънәгә ия булган сүз!3101
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
5 март 2021 - 09:09Яз яңа кануннар белән килеп кердеБалалар пособиеләрен алуның яңа тәртибе, транспортны техник карауның яңа кагыйдәләре, юлларда яңа билге... Март аеннан яңа кануннар гамәлгә керде. Тагын нәрсәләр беләселәр һәм күрәселәр бар икән?25801
-
7 март 2021 - 11:37Табигатьтән илһам ала Ә менә Эльвира Абдуллина сабыннан чәчәкләр ясый икән. Беренче карашка бу чәчәкләрнең сабыннан икәненә ышану авыр. Шулкадәр нәфис, матур итеп, чыннан гөлләргә охшатып ясалган. Чын зәркән сәнгате менә!13500
-
6 март 2021 - 10:34Юл бирегез ЮХИДИ инспекторлары «Шәһәр электр транспорты» хезмәткәрләре белән куркынычсызлык рейды уздырганнар.9600
-
7 март 2021 - 11:33Китаплары кызыклы да, файдалы да Эльмира Әбүбәкерова яшьләр идарәсендә хезмәт куя. Ире белән ике бала үстерәләр. Улы Әмир 2 нче сыйныфта укый, ә кызы балалар бакчасына йөри. Кызы белән декрет ялында утырганда, Эльмира сабыйлар өчен махсус китаплар белән кызыксына башлый. Соңрак интернет аша аларны үзе тегәргә өйрәнә.9101
-
7 март 2021 - 11:30«Рәхмәт әйткәч, икеләтә рәхәт» Лилия Гасыймова бәйләмнәр ясарга ярата. Тик чәчәкләрдән түгел, ә чикләвекләрдән, җимешләрдән, җиләкләрдән һәм тагын әллә нәрсәләрдән.8703
-
6 март 2021 - 10:22Демографик «чокыр»га тәгәрәп төштек Узган ел нәтиҗәләре буенча, Түбән Камада үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк булган.6700
-
6 март 2021 - 10:17Яңа үзәк төзелә Түбән Камадагы үзәк хастаханәнең хирургия корпусында капиталь ремонтның беренче өлеше төгәлләнгән.6100
-
7 март 2021 - 11:27«Мендәрем астында – ручка һәм дәфтәр» Айзирә Шакирянованы бик еш төрле әдәби, мәдәни чараларда күрергә насыйп була, еш кына милли конкурсларда катнаша. Өстәвенә, шәһәребезнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы да ул! Ә үзе балалар бакчасында хезмәт куя. Мондый активлыкка вакытны каян таба икән Айзирә?5500
-
8 март 2021 - 09:29Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне белән котлыйм!4200
-
8 март 2021 - 14:01Терәк булырга телим Әниемнең исеме Зәлия. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «якты» дигәнне аңлата. Минем өчен, чыннан да, әнием яктылык, җылылык чыганагы.3900
-
8 март 2021 - 13:51Киңәшчем, остазым Әни, әнием минем. Нинди бөек һәм зур мәгънәгә ия булган сүз!3101
-
8 март 2021 - 08:44Әбием һәм нәнәем турында Минем ике әбием бар. Дөресрәге, бер әбием һәм бер нәнәем.2800
-
8 март 2021 - 13:48Тормыш дәресләре Иртә таңнан торып, әнием елмаеп безне: «Торыгыз, улларым, таң нуры сыман ялт-йолт итеп янып торыгыз!» – дип уята.2600
© 2011 - 2021. Сайт Туган Як. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Электронная почта редакции: tuganyk@yandex.ru
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+