Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Яшелчәләрне тукландыру буенча киңәшләр

Май аенда утыртасы яшелчәләрне утыртып бетердек. Теплицада гына түгел, ачык һавада да шпинат, салат баш калкытты. Бәрәңге төбе өярлек булып үсеп җитте. Тик әле җиргә орлык төртеп чыгу, эшнең башы гына. Кыш буена җитәрлек запас туплыйм дисәң, шактый көч түгәргә кирәк. Шуларның иң мөһиме – яшелчәләрне тукландыру.

Тәҗрибәле бакчачылар яшелчәләрне чүпрәле ашлама белән тукландыра. Чүпрәле ашлама аеруча помидор өчен яхшы. Аларны ике тапкыр – ачык туфракка утыртып ике атна узганнан соң һәм чәчәк атар алдыннан ашлыйлар. 10 грамм коры чүпрәгә – 10 литр су, 5 аш кашыгы шикәр комы, 500 гр көл саласы да, чепердәп торганчы әчетәсе. Сибәр алдыннан эремәне 1:10 исәбеннән су белән болгатырга.
Кемдер бакчага минераль ашлама кертеп, химикатлы яшелчә ашамыйм дип, тирес кертә. Тик тиреснең бәясе дә шактый кыйммәт, ашламаларны арзангарак та сатып алып була. Бу урында шуны әйтеп китәргә кирәк, бакчада үсүче җиләк-җимеш агачларына һәм куакларга, яшелчәләргә һәм чәчәкләргә, туклыклы матдәләр кирәк. Ә боларның барысын да тирес биреп бетерә алмаска мөмкин. Шуңа күрә, әгәр тиешле күләмдә мөһим ашламалар кертелә икән, бакчагыз да сәламәт булыр, анда үскән һәр үсенте сезне мул уңышы белән сөендерер.
Җиләк-җимеш куаклары азот белән мулрак ашланырга тиеш, шуңа күрә мочевинаны 1 квадрат метр җиргә 20 граммга кадәр арттырырга мөмкин. Еш кына матур гына үсеп утырган җиреннән сарымсакның кыяклары саргая башлый. Мондый хәл булмасын өчен, кыяклары 10 сантиметр чамасы үскәч түтәлгә тозлы эремә сибәргә киңәш ителә. 10 литр суга – бер стакан тоз. Ун көн аралыгы белән ике тапкыр кабатларга кирәк. Мондый ашламаны шулай ук суган кыякларына да сибәргә була. Киңәшкә колак салсагыз, суган һәм сарымсак уңышы мул һәм тәмле булыр.
Сез кыярны ничек утыртасыз: түтәлдәме әллә баулар буенча өскә үрмәләтепме? Ике ысулның да уңайлы һәм отышлы яклары бар. Әйтик, түтәлдә үскән кыяр күп җирне каплап ала. Уңыш җыйганда да, үсемлек сабаклары, тапталып, зыян күрә. Нәтиҗәдә, кыяр сабакларына зыян килә. Әгәр яшелчә сабагын бау буйлап «үрмәләтсәң», уңыш җыю шактый җиңеләя һәм үсемлек тә азрак зыян күрә. Шулай ук, кыярларга яктылык һәм һава да күбрәк үтеп керә, ул да бик әһәмиятле! Җепләр никадәр югарырак булса, уңыш та шулкадәр күбрәк була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев