Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Витамин бакчада үсә

Июль - файдалы яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бай ай. Организм өчен кирәкле витаминнарны җәй айларында туплап калырга мөмкин. Хәзер күбесен сатып аласы да юк. Яңа гына бакчада өлгергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне өзеп кенә кабасы. Кузгалак - тәмле һәм файдалы үсемлек. Аның яшь үсентеләре төрле авырулардан дәва. Кузгалакта С, К, Е, В группасы...

Июль - файдалы яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бай ай. Организм өчен кирәкле витаминнарны җәй айларында туплап калырга мөмкин. Хәзер күбесен сатып аласы да юк. Яңа гына бакчада өлгергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне өзеп кенә кабасы.

Кузгалак - тәмле һәм файдалы үсемлек. Аның яшь үсентеләре төрле авырулардан дәва. Кузгалакта С, К, Е, В группасы витаминнары һәм тимер бар.

Помидор - искиткеч файдалы. Анда организм өчен кирәкле бөтен төр элементлар һәм минераль матдәләр: кальций, натрий, фосфор, тимер, йод, хлор, магний, кремний бергә тупланган. В, В2, В3, В6, В9, Е, күбрәк С витамины бар. А витамины табигый антиоксидант булып тора.

Татлы борыч - июль аендагы төп яшелчәләрнең берсе. Цитруслыларга караганда анда С витамины күбрәк. Шулай ук татлы борычта кальций, фосфор, В витаминнары күп күләмдә. Белгечләр аны иммунитетлары начар, тән авырулары һәм анемия булган кешеләрнең рационына кертергә киңәш итә.

Персик - рациондагы иң кыйммәтле, шул ук вакытта кирәкле җиләк-җимеш. Аның җимеше сусыл, хуш исле һәм туклыклы. Моннан кала ул әле файдалы да. Шәфталу органик кислоталарга һәм микроэлементларга (фосфор, марганец, бакыр, цинк, селен, магний) бай. Алар ашкайнату системасын яхшырта һәм майлы азыкны тизрәк эшкәртергә ярдәм итә.

Ак гөмбә. Июль ае - ак гөмбә җыю өчен менә дигән вакыт. Ак гөмбә витаминнарга, аскорбин кислотасына бай. Моннан кала әлеге гөмбәдә күкерт һәм полисахаридлар да бар. Алар онкологик авырулар белән көрәшергә ярдәм итә. Аларның калориясе дә 100 граммга 30 ккал туры килә. Табиблар фикеренчә, гөмбә шулпасы ит шулпасыннан файдалырак.

http://www.tukai-rt.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X