Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

«Тәрәзә төбем...»

Хәзер тәрәзә төбендә алсу гөл генә түгел, помидоркыяр да үстерергә була. Дөрес, аның белән мәшәкатьләнгәнче, кайчакта сатып алуы арзангарак төшә. Тик, «кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй» тәҗрибә туплау өчен үстереп карарга була.

Тәрәз төбендә яшелчә утыртырга уйласагыз, беренче эш итеп, дөрес сорт сайлагыз. Алар үзлегеннән серкәләнә торган гибрид сортлар булырга тиеш. Әйтик, кыярның «Городской огурчик F1», «Дамский угодник F1», Гармонист F1», «Балконное чудо F1» сортларын  үстереп карарга киңәш итәбез. Алда телгә алынган сортларның беренчесе һәм соңгысы, махсус, тәрәзә төбендә үстерер өчен уйлап табылган, алар бик тармакланмый, озын үсми. Артык тәрбия дә таләп итми. Яктылык җитәрлек булса, суы сибелсә – беренче чын яфраклар күренеп, ай ярым вакыт үтүгә, вак кыярчыклар да күренер. Бу киңәшләр помидор үстергәндә дә ярый.
Кыяр-помидор булды, яшеллек өчен кыякка берничә суган, салат, шпинат утыртсагыз – витаминлы салат әзер.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев