Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Тирес урынына — арыш

Хәзер тирес табу авылларда да проблемага әйләнеп бара. Шәһәрдә ул, гомумән, алтын бәясенә төшә. Шуңа тиресне җиңел генә арышка алыштырырга була. Арышны 25 августтан сентябрь урталарына кадәр чәчәләр. Аны бушап барган түтәлләргә дә чәчәргә ярый. Кышка кадәр ул тишелеп, үсеп калырга өлгерә. Язын туфрак туңнан эрү белән тагын уяна. Төп...

Хәзер тирес табу авылларда да проблемага әйләнеп бара. Шәһәрдә ул, гомумән, алтын бәясенә төшә. Шуңа тиресне җиңел генә арышка алыштырырга була.

Арышны 25 августтан сентябрь урталарына кадәр чәчәләр. Аны бушап барган түтәлләргә дә чәчәргә ярый. Кышка кадәр ул тишелеп, үсеп калырга өлгерә. Язын туфрак туңнан эрү белән тагын уяна. Төп культура чәчәргә ике атналап кала түтәлне казыйлар.

Бер сутый җиргә 1,8 килограмм арыш кирәк булачак. Аны бабайлар ысулы белән сибеп яки рәт-рәт итеп чәчәр-гә мөмкин. «Яшел ашлама»ны куерак чәчәргә кирәк. Мондый ашламаның тирестән өстен ягы шактый. Беренчедән, арзангарак төшә. Сезгә бары орлык өчен генә түлисе. Икенчедән, тирес керткәндәге кебек бакчага миллионлаган чүп орлыгы күчми. Арыш, киресенчә, чүп үләннәрен кысрыклый.

«Яшел ашлама» туфракта файдалы микроорганизмнарны 1,5-2 тапкыр арттыра, ә бу туфракның биологик активлыгын яхшырта. Сидератлар (бу очракта арыш) туфрактагы куркыныч паразит - нематоданы һәм башка чирләрне кисәтергә ярдәм итә. Сүз уңаеннан, бакчага ашлама буларак горчица, борчак чәчәргә дә мөмкин. Алар бәрәңгене төп дошманы булган проволочниктан да коткара.

http://www.igelek.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев