Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Суны дөрес сибәсезме?

Күп кенә бакчачылар, көннәр кызу тора дип, иртәсен-кичен бакчага озаклап су сибә. Берәүләргә яшелчәгә сибәрлек су булмаганда, кемнәрнеңдер бәрәңге түтәленә, алмагач төбенә дә көне буе су агып ята.

Тәҗрибәле бакчачылар белә, җиңел туфраклы урыннарда үсемлекләргә суны ешрак, ә авыр туфраклы урыннарда сирәгрәк сибәргә кирәк. Иң мөһиме күл булганчы су сибәсе түгел. Түтәлгә көн дәвамында берничә тапкыр су сипсәгез яхшырак булыр. Лейканы бик нык өскә күтәреп сипмичә, үсентегә якынрак китереп сибү файдалырак. Болай эшләгәндә туфрак көпшәгрәк булыр, су һәр тамырга барып җитәр. Суны  кичке якта сипкәндә, ул акрынрак парга әйләнер һәм җиргә күбрәк сеңәр. Түтәлләргә сибелә торган су җылы булырга тиеш. Салкын судан мәсәлән, суган кыягы саргаерга, ә кыяр яфраклары бөтенләй үләргә мөмкин. Көннең эссе вакытында су сипсәгез, ул парга әйләнеп, туфрак өстендә пленка хасил булырга мөмкин. Ә бу исә үсемлек сабакларын буып, аларны корытырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев