Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Суганнан мул уңыш алыйм дисәң

Беләсезме, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү серләре турында иң күп мәгълүматны каян алырга була? Интернеттан түгел, анда кем нәрсә тели шуны яза. Бакчачылар өчен язылган китапларда дияр идем, күпләр китап укырга иренә. Бакчага язын-көзен үз машинагызда түгел, автобуста йөрергә кирәк. Тукталышта автобус көткәндә әбиләр үз тәҗрибәләре турында сөйләргә, тәҗрибә уртаклашырга яраталар. Шуларны...

Беләсезме, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү серләре турында иң күп мәгълүматны каян алырга була? Интернеттан түгел, анда кем нәрсә тели шуны яза. Бакчачылар өчен язылган китапларда дияр идем, күпләр китап укырга иренә. Бакчага язын-көзен үз машинагызда түгел, автобуста йөрергә кирәк. Тукталышта автобус көткәндә әбиләр үз тәҗрибәләре турында сөйләргә, тәҗрибә уртаклашырга яраталар. Шуларны шыпырт кына тыңлап, мыегыгызга чорнап барыгыз да, үзегез сынагыз. Суган үстерү турындагы бу киңәшләрем - әнә шул тукталышлардагы «халык иҗаты» сериясеннән.
Суган комлы туфракны ярата икән. Димәк, бакчагыз комлы урында булмаса, суган утыртасы түтәлгә генә булса да ком кертергә кирәк.
Суганны утыртыр алдыннан 10-20 минутка марганцовка эретмәсенә (алсу гына төстә) салып тотарга.
Утыртканда суганның очын кисәргә кирәк.
Суган утыртасы рәткә бераз тоз сибәргә. Шулай эшләгәндә суган чебене якын да килми.
Суган түтәле янында кишер түтәле булу мәҗбүри. Бу ике яшелчә бер-берсенә ярдәм итә икән.
Суганны өч мәртәбә тукландырыгыз. Бер-ике кыягы күренүгә - тирес сыекчасы (бер чиләк суга - бер литр тирес суы), шуңа 30-40 грамм суперфосфат һәм бер стакан көл салып болгатасы. Икенче тукландыру ике атнадан соң: 30 грамм суперфосфат, 10 грамм мочевина, 5 грамм калийны бер чиләк суда богатып сибәсе. Өченче тукландыру вакытында да (анысы- июнь азагында) шуларны ук эшләргә. Әгәр июль аена калсагыз, азотлы компонентны (мочевина) салмаска.
Алда телгә алганны тагын бер кабатлыйм, азотлы ашламалар белән сак булырга. Бу очракта кыягы шәп булса да, суганы вак булачак.
Суганны ашлаганда чи тирес һәм хлористий калий кулланырга һич тә ярамый.
Суган яхшы саклансын, черемәсен өчен уңышны август яңгырлары башланганчы җыеп алырга кирәк икән. Иң яхшы срок - июль ахыры.
Уңыш җыеп алгач, аны үтәли җил йөри торган урында киптерергә! Кипкән кыякларны 8-10 сантиметр калдырып кисәргә.
Һәм иң соңгысы: суганны еш карап, чистартып торырга! Чөнки берсе чери башласа, башкалары да черек авыруын тиз эләктерәчәк.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев