Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Әстерхан чикләвеге бездә дә үсә

Газетабызга даими язылучыбыз Мөнәвәрә апа Сираҗиева редакциягә бу юлы күчтәнәч белән килеп керде. Кулында – берничә әстерхан чикләвеге иде. Әмма алар ниндидер яшел йомшак кабык эчендә.

– Бервакыт Пятигорск шә-һәрендәге «Кавказ минераль сулары» курортына барган идем. Кайтыр вакыт җиткәч, мин яшәгән йортның хуҗасы тамыр җибәргән әстерхан чикләвеге биреп, өйгә кайткач, утыртырга кушты, – дип сүзен башлады Мөнәвәрә апа.
Апа хуҗа әбигә Татарстанда һава шартлары башка дип караса да, ул «үсәчәк», дип ышандырган. Мөнәвәрә Сираҗиева кайтып, чикләвекне бакчасына утырткан. Ни гаҗәп – үсенте чыккан. Үсә-үсә алмагачтан да биек булган.
Әмма 10 ел эчендә ник бер чикләвек бирсен!.. Ә менә узган ел кунакка килгән танышлары агачта җимешләрен күреп ала. Уңыш 30-40лап чикләвек булган.
Быел исә тагын да күбрәк. Мөнәвәрә апа әйтүенчә, бер килолап җыелган, әле тагын бар. Тәме кибетләрдә сатыла торган әстерхан чикләвегеннән аерылмый икән. Әлегә уңышны ул танышларына, балаларына, туганнарына тарата.
– Шатлыгымны сезнең белән дә уртаклашасым килде. «Туган як» якын дустым кебек, чыга башлаганнан
бирле язылам мин аңа, – ди Мөнәвәрә Сираҗиева.

Лилия Заһретдинова
Фото:.Л.Заһретдинова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев