Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Сентябрь аенда эшләр

Әле кайчан гына яз мәшәкатьләренә күмелеп йөри идек, баксаң, инде көзгә кереп баруыбыз икән. Сентябрь аенда бакчачылар өлгергән уңышны җыеп, аны эшкәртү һәм саклауга салу белән мәшгуль. Әйе, бакчада эш ел әйләнәсендә туктап тормый. Яшелчә, җиләк-җимешне җыеп алдык, хәзер агач-куакларны кышка әзерләргә дә вакыт. Алмагач һәм груша агачларына органик һәм...

Әле кайчан гына яз мәшәкатьләренә күмелеп йөри идек, баксаң, инде көзгә кереп баруыбыз икән. Сентябрь аенда бакчачылар өлгергән уңышны җыеп, аны эшкәртү һәм саклауга салу белән мәшгуль. Әйе, бакчада эш ел әйләнәсендә туктап тормый.
Яшелчә, җиләк-җимешне җыеп алдык, хәзер агач-куакларны кышка әзерләргә дә вакыт. Алмагач һәм груша агачларына органик һәм фосфор-калийлы ашламалар мөһим. Алмагач төбенең 1 квадрат метры саен якынча 3-5 килограмм органик ашлама, 10-12 грамм калий һәм 3-40 грамм суперфосфат кертү файдалы. Калийлы ашламалар агачларның салкынга чыдамлылыгын, ә фосфор уңышның күләмен арттыра. Ашламаны, агачның яшенә карап, 5-20 сантиметр тирәнлектә, кәүсә тирәли тигез күләмдә кертергә киңәш ителә. Әгәр һава торышы коры торса, башта туфракны 35-40 сантиметр тирәнлеккә кадәр дымландырырга кирәк. Кара карлыган һәм крыжовник куакларына өч елдан соң һәр куак астына якынча 10-15 килограмм органик ашлама (тирес), 80-120 грамм суперфосфат кертергә мөмкин. Ремонтант бакча җиләген сентябрь буена әчетелгән сыер тизәге (1:15), яисә чүп үләннәре төнәтмәсе белән ашларга мөмкин. Сентябрь уртасыннан соң мочевина бирүне туктатырга кирәк. Виноград та ашламаларны бик ярата, бигрәк тә фосфорлы һәм калийлыларны. Уңышын җыеп алганнан соң, куаклар төбенә монофосфатлы калий (1 чиләккә 30-40 грамм) кертергә онытмагыз.
Уңышны җыеп бетергәч, яфраклар коелганчы агач һәм куакларны мочевина эретмәсе белән (1 чиләк суга 500 г.) эшкәртү мөһим. Шушы ук эретмәгә 700 грамм хлорлы калий да өстәргә мөмкин - аны алдан кайнар суда эретергә кирәк. Әлеге эретмәне сиптерү үсентеләрне бик күп гөмбәчек авыруларыннан, шулай ук шактый корткычлардан саклый. Эшкәрткән чакта агачның кәүсәсен һәм яфракларын гына түгел, ә кәүсә тирәсендәге туфракны да эшкәртегез. Менә шуннан соң инде сезгә кышын туфракта кышлый торган корткычлар да куркыныч булмаячак!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев