Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Ноябрь аенда ниләр эшләргә?

Кайчак көзнең соңгы аен - ноябрьнең кыш белән тоташып китүен сизми дә каласың. Беренче салкыннар һәм бозлавыклар, аяк астындагы пычрак һәм үзәккә үтәрлек җилләр, озын, караңгы төннәр һәм соры, кыска көннәр... Болар барысы да - ноябрьдә! Ноябрьдә бакчачының төп бурычлары: көз башында җыеп алынган уңышны дөрес, сыйфатлы итеп саклау һәм...

Кайчак көзнең соңгы аен - ноябрьнең кыш белән тоташып китүен сизми дә каласың. Беренче салкыннар һәм бозлавыклар, аяк астындагы пычрак һәм үзәккә үтәрлек җилләр, озын, караңгы төннәр һәм соры, кыска көннәр... Болар барысы да - ноябрьдә!
Ноябрьдә бакчачының төп бурычлары: көз башында җыеп алынган уңышны дөрес, сыйфатлы итеп саклау һәм бакча эшләрен тәмамлау.
 
Ниләр эшләргә?
Туфрак туңганчы, түтәлләргә тирес, кош тизәге, агач көле кертеп, җирне көрәк тирәнлегендә казып, язга әзерләп куярга кирәк. 4-5 елга бер тапкыр туфракка известь кертеп калдырырга онытмагыз.
Теплицасы булганнар андагы туфракның составын яхшырту кирәклеге турында онытмасын иде. Әгәр мөмкинлек бар икән, аның түбәсен ачып калдырыгыз. Андагы туфрак яңгыр һәм кар сулары белән сугарыла, составы яхшыра, шул рәвешле җир үз-үзен чистарта. Димәк, киләсе ел уңышы да мул булыр.
Ноябрь ахырларында, туфрак 5-6 сантиметрга кадәр туңа төшкәч, утыртылган түтәлләрне һәм участокта үскән күпьеллык үсемлекләрне мүлчәләргә кирәк. Бу вакытта - декабрь башларында каты салкыннар да ишек кага. Күчереп йөртмәле кечкенә теплицаларны хәзердән үк язын иртә уңыш бирергә сәләтле яшел суган, петрушка, кузгалак үскән урынга күчерегез. Болай эшләгәндә, өстәлегездә язгы витаминнар бик иртә урын алачак.
 
Чәчәкләр бакчасында
Ноябрь аенда бакчада кышлаячак чәчәкләр хакында да онытмыйк. Суганлы чәчәкләрне суыклар башланып, җир бераз туңа төшкәч кенә каплап куярга кирәк. Аларны иртә капларга кирәкми, чөнки берничә көнгә генә сузылган җылы һава торышы күзәтелгәндә, суганчалар яшел үсенте чыгара. Кинәт суыткач, алар туңарга мөмкин.
Суганчалылардан безнең якта кышлыкка гиацинтларны, лилияләрне, сортлы нәркизләрне, лаләләрне ябу да кирәк. Моның өчен алдан әзерләп куелган урман яфраклары, пычкы чүбе, торф вагы һ.б. кулланыла. Аларны чәчәк түтәленә 10-15 сантиметр калынлыгында җәеп, өсләренә чыршы, нарат ботаклары ташлагыз. Әлбәттә, бу эшне җилсез, коры көнне башкарырга кирәк. Кышын, әгәр кар аз төшсә, тирә-яктан кар җыеп, түтәлләр өстенә өеп куярга онытмагыз.
Ноябрьдә вейгела, бакча гортензиясе, рододендрон куакларын һ.б.ны кышлыкка ябу чарасын күрегез. Ботак очлары туңмасын өчен, аларны җиргә бөгеп, тимерчыбыклар белән ныгытабыз һәм пленка яки киндер тукыма ябабыз. Түтәлне салам, печән, коры үләннәр белән капларга капларга киңәш ителми - алайса тычканнарга оя корып кышны шунда чыгарга мөмкинлек туа.
 
Базда тәртипме?
Бу чорда иң мөһим эш - саклауга базга салынган яшелчәләрне даими тикшереп, бозылганнарыннан арындырып тору. Кайбер бакчачылар базларына су кереп җәфалану сәбәпле, бәрәңгеләрен траншеядә саклый. Ноябрьдә мондый чокырны салам һәм коры туфрак белән капларга һәм андагы температураны игътибар белән күзәтеп торырга кирәк. Андагы температура дүрт градустан җылырак икән, ешрак җилләтергә киңәш ителә. Күпләр баз стеналарының «тирләвеннән» зарлана. Бу очракта да яшелчәләр өстенә салам җәегез, базны җилләтегез. Идәнгә сүндерелмәгән известь һәм тоз салынган савытлар куярга киңәш ителә, алар артык дымны үзенә сеңдерә, инфекция таралудан саклый.
Бәрәңгене саклауга салганда, кайчак ул тиешенчә кибеп бетмәгән була. Әле киптерер өчен вакыт бар. Моның өчен бүлбеләрне балчыгыннан чистартып идәнгә җәяләр, базны көн саен җилләтеп торалар. Ашыгып, юеш килеш салып куйсагыз, язны бәрәңгесез каршылавыгыз мөмкин.
Кышын базда сакланган яшелчәләрне урыннан-урынга еш күчерергә, кузгатырга ярамый, юкса инфекция таралу куркынычы зур була. Бозылган яшелчәләрне алып ташлагыз, янәшәсендәгеләрен ашау өчен тизрәк файдаланыгыз. Бушаган урынга коры ком сибеп куегыз.
Кәбестәне саклау аерым игътибар таләп итә. Әгәр өске яфраклары кипсә, борчылырлык нигез юк, коры яфрак эчендә кәбестә яхшы саклана. Ә инде юеш булса яки каралса, күчәнне чиста, сәламәт яфракларына кадәр чистартыгыз һәм даими тикшереп торыгыз.
Кышка таба тычканнар үзләренә туклык бирердәй җылы урын хәстәрли башлыйлар. Баз тирәсендә юлларын күрсәгез, коры «күчтәнәч» әзерләгез. Моның өчен бертигез күләмдә ак он һәм гипс, алебастр, цемент алыгыз, шунда ук бераз шикәр комы һәм, исе килеп торсын өчен, берничә тамчы гына көнбагыш мае тамызыгыз. Бу «күчтәнәч»не авыз иткәннән соң, тычканнар бик тиз юкка чыгачак.
Кибетләрдә «Шторм», «Гельдан», «Клерат» препаратлары сатыла. Бу препаратлар тычканнарда үпкә авыруы китереп чыгара. Дару шунда ук тәэсир итми, шуңа күрә кимерүчеләр аны башта үзләре ашый, аннары балаларына ашата.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев