Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Мородовник турында берничә сүз

Һәр бакчада шундый урын була: анда җүнле нәрсә үсми, ә кычыткан яки чүп үләне үстереп, уңмаган хуҗабикә булып күренәсе килми. Мондый урыннарга утыртыр өчен әрсез чәчәкләр байтак. Аларның берничәсе турында язган идек инде. Бу юлы мордовник дип аталганы турында берничә сүз язып китәрбез. Бик матур чәчәк атучы бу үсемлек үзе...

Һәр бакчада шундый урын була: анда җүнле нәрсә үсми, ә кычыткан яки чүп үләне үстереп, уңмаган хуҗабикә булып күренәсе килми. Мондый урыннарга утыртыр өчен әрсез чәчәкләр байтак. Аларның берничәсе турында язган идек инде. Бу юлы мордовник дип аталганы турында берничә сүз язып китәрбез. Бик матур чәчәк атучы бу үсемлек үзе талымсыз, бернинди авыруларга бирешми.
Мордовникның чә-чәкләре кечкенә шарчыклар сыман, үсемлек үзе 170 сантиметрга кадәр үсәргә мөмкин. Бу төр сортлар өчен, ботаклары авып төшмәскә терәкләр куярга кирәк. Мондый озын чәчәк кирәкми диючеләр өчен аның 30-50 сантиметр гына үсә торган сортлары да бар. Бу чәчәк июль-август айларында чәчәк ата, чәнечкеле куагы белән бездәге шайтан таягына бераз охшап тора.
Мордовник орлыктан яки куакны бүлеп утырту юлы белән үсә. Тик куакларны 4-5 елга бер генә бүләргә кирәк. Орлыкларын тапсагыз утыртып карагыз, мин үзем интернеттан сирәк булган ак чәчәк атучы сортына заказ бирдем.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев