Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Март аенда бакча эшләре

Яз – бакчачылар өчен иң җаваплы чор. Бакчада мул уңыш алыр өчен, һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарырга кирәк.

Шундый эшләрнең берсе – теплицага кар кертү кирәклеге хакында язып үткән идек инде. Көннәр җылыта башлау белән декоратив үсемлекләр өстеннән кышкылыкка капланган әйберләрне дә алыгыз, ләкин аларны бөтенләй ачып куярга ашыкмагыз. Агачларның корыган, сынган, туңган ботакларын кисегез һәм аларны известь белән эшкәртегез. Бу эшне озакка сузмыйча, җылы кояш карау белән башкарырга кирәк... Зур савытларга кар тутырып куегыз, чөнки кар суы үсемлекләргә бик файдалы. Көздән сарымсак, кишер утыртып калдырылган түтәлләрдән карны алмагыз, ул эреп, җиргә сеңәргә тиеш.
Март урталарында помидор, татлы борыч, төсле кәбестә кебек яшелчә, сальвия, канәфер, арыслан авызы (львиный зев) кебек чәчәкләрне утыртыгыз. Өй шартларында иртә өлгерә торган помидорны рассада өчен – март башында, соң өлгерешле сортларын 18-21 мартта чәчәләр, ә баклажан, баллы борыч рассадалары инде март башында беренче чын яфрагын чыгарып өлгерә.
Март ахырында үзебезнең канатлы дусларыбыз – сыерчыклар өчен оялар ясап эләргә дә онытмагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X