Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Көзге умырзая

Безвременник (колхикум) – төрле вакытта чәчәк атуына карап шулай аталган. Ул кайчан тели, шул вакытта чәчәк ата, сентябрьдә дә, ноябрьдә дә бакчаны бизәргә мөмкин.

Бу матур чәчәкне кайбер бакчаларда күреп, күптән үземдә дә үстерәсе килә. Көзге умырзая дип аталса да, чәчәкнең язын чәчәк атучы сортлары да бар. Алар яз дәвамында ныклап үсә, ә җәйге чор башына тулысынча үлә. Бу чәчәкне үстерүчеләр аның агулы икәнен дә исләреннән чыгармасыннар иде.
Көзге умырзаяны орлыктан үрчеткәндә бик күп вакытны ала. Эш шунда ки, мондый ысул белән үстерелгән үсемлек
6 яки 7 елдан соң гына чәчәк ата башлый. Әле шунысы да бар, бу ысул белән яз көне чәчәк ата торган үсемлекләрнең берничә төрен генә үрчетергә була, шулай ук бүлендек суган барлыкка килми торган төрләр (әйтик, вакытсыз сары). Орлык чәчү өчен дымлы, йомшак, туклыклы матдәләргә бай туфрак кирәк. Орлыкларны чәчәр алдыннан берникадәр вакытка чиста суга салып торалар. Орлыкны тирән сибәргә ярамый. Әгәр орлыкларны җыйганнан соң ук чәчә алмасагыз аларны ярты елга суыткыч киштәсенә урнаштырырга кирәк. Менә шулай мәшәкатьләнгәнче суганча утыртсагыз күпкә җиңелрәк булачак. Суганчаларны утырту алдыннан туфракны әзерләргә кирәк, моның өчен казыганда бер квадрат метрга бер чиләк ком кертелә.
Кечкенә суганны 8 санти-метрдан да ким булмаган тирәнлеккә, ә зурларын 20 сантиметрдан да артмаган тирәнлеккә утыртырга кирәк. Суганчалар утыртканнан соң 1,5 айдан соң чәчәк ата башлый.Суган утырткан вакытта туфракка агач көле (1 квадрат метрга 1 литр эретмә), шулай ук суперфосфат (1 квадрат метрга 1 зур кашык) кертергә кирәк. Утырту вакытында сугандагы трубкаларга аерым игътибар бирергә кирәк. Алар, һичшиксез, җирдән күренергә тиеш, чөнки соңыннан шул урында чәчәк бөреләре барлыкка киләчәк. Мондый трубканы кисәргә кирәкми, чөнки бу очракта барлыкка килгән бөрегә җир өстенә чыгу өчен туфракның авыр катламын аеру зарур.
Көзге умырзаяны карауның бер авырлыгы да юк. Суны үсемлек чәчәк аткан вакытта гына сибәргә, һәм ул анда да моны бары тик озакка сузылган корылык һәм эсселек вакытында гына эшләргә кирәк. Башка вакытта аңа табигый явым-төшем җитәчәк. Исегездә тотыгыз, чәчәкне артык дымлы урынга утыртмагыз. Сезонга ике яки өч мәртәбә комплекслы минераль ашлама (бер квадрат метрга 30 грамм) кулланалар, ашлама составына азот һичшиксез керергә тиеш. Көзен туфракка компост кертергә кирәк. Шулай ук туфрак өслеген системалы рәвештә йомшартырга һәм чүп үләннәреннән арындырырга.
Бер үк урында әлеге чәчәк шактый озак (6-7 елга якын) үсә ала, аннары аны яңа урынга күчереп утыртырга кирәк. Әмма тәҗрибәле бакчачылар утыртуны ике яки өч елга кимендә бер тапкыр үткәрергә киңәш итә, югыйсә суган кисәкләре үсә, бик тыгызая, һәм чәчәкләре ваклана.
Көзге урмырзаяны утыртыр өчен иң кулай вакыт - август. Бу вакытта чәчәк тынычлык хәлендә. Тик суганнарын яфраклары саргайгач, якынча июньнең икенче яртысында казып алырга кирәк. Аннары яхшылап югач 30 минут марганцовка эретмәсендә тотарга кирәк.

Илһамия Гаффарова

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев