Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Кышын бакчада ниләр башкарырга?

Кыш керүгә рәхәтләнеп ял итәбез, дип уйласак та, уңган бакчачылар кышын да тик утырмый. Эшлим дигән кешегә эш беркайчан бетеп тормый ул.

Беренче кар явып китүгә, бакчачылар бу карны тигезләп тарата һәм җиңелчә генә таптый. Болай эшләү дымны озак саклый һәм агач тамырларын да өшетми.
Дымны саклау максатыннан күпләр бакчаларында кар тоту эшләрен дә башкара. Еш искән салкын җилләр карны тиз тарата. Моны булдырмау өчен һа-ва агымы юлларына карны тотучы киртәләр куеп чыгарга кирәк. Киртәләр теге яисә бу җирлектә өстенлек иткән җилләргә перпендикуляр рәвештә куела, нәтиҗәдә, алар тирәсендә таулар өелә. Бер сантиметр кар катламы җирнең җылынуын бер градуска арттыра. Бакча чәчүлекләре туңмасын өчен кар катламы 20-30 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.
Кар тотуның тагын берничә нәтиҗәле ысулы бар: 
– Җилдән саклану каплаулары. Биеклеге бер метр һәм киңлеге якынча метр ярымлы калканнарны шахмат тактасы тәртибендә тезәләр. Аларны кул астындагы төрле материаллардан ясыйлар.
– Чыршы-нарат ботакларын түтәлләргә, агач төпләренә салып чыгарга була. Кар каплап киткәч, ботакларны әкрен генә алып башка җиргә дә салырга мөмкин.
– Көздән йолкып алган көнбагыш, кукурузны да, киселгән ботакларны да бакча буйлап кар аз булган җирләргә таратып чыгарга була.
– Җепшек көннәрдә балалар ясаган Кар бабайлар да менә дигән кар тоту җайланмасы ролен үти.
– Полимер сеткагыз булса, аны баганалар арасына тарттырып куярга мөмкин.
– Кышка чабылмыйча калган үләннәр дә карны бик яхшы тота.
Кышкы чорда агачларны боздан сакларга онытмагыз. Чөнки явым-төшем күп булганда, кар авырлыгыннан ботаклар сыгылып төшәргә һәм сынарга мөмкин.
Кыш җиткәнче агачның ботаклары кәүсәгә мөмкин кадәр якынрак булырлык итеп бәйләргә кирәк. Болай эшләгәндә аңа кышкы суыклар да, кышкы кояш та зыян салмас.
Яңа утырткан җимеш агачларын кимерүчеләр үз итә. Аларга корткычлар зыян китермәсен өчен көздән үк тычкан агуы куеп чыгыгыз. Яки махсус бакча бинты белән төреп куегыз. Аны астан өскә таба агачның кәүсәсе буйлап, кайчакта эре ботакларын да алып, чорныйлар. Болай эшләү агачларны кышкы туңудан да саклый.

Фото: pixabay.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев