Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Корткыч күбәләктән котылу юллары

«Чия һәм слива куакларын пәрәвез һәм күбәләк корты сырып алды. Танышлар нашатырьлы спирт сибеп карарга киңәш бирделәр. Хәзер химик препаратлар кулланырга соң диләр. Миңа нишләргә?» Мәдинә Галиева. Әлеге бөҗәк - боҗ-ралы ефәк күбәләге. Куаклар өчен аеруча зарарлы корткыч. Канат җилпешенең иңе 40 миллиметрга кадәр булган көрән төстәге күбәләкнең тәне сары...

«Чия һәм слива куакларын пәрәвез һәм күбәләк корты сырып алды. Танышлар нашатырьлы спирт сибеп карарга киңәш бирделәр. Хәзер химик препаратлар кулланырга соң диләр. Миңа нишләргә?»
Мәдинә Галиева.
 
Әлеге бөҗәк - боҗ-ралы ефәк күбәләге. Куаклар өчен аеруча зарарлы корткыч. Канат җилпешенең иңе 40 миллиметрга кадәр булган көрән төстәге күбәләкнең тәне сары төк белән капланган. Кыш җиткәнче, ул агач яки куакның ышык урынында 500ләп йомырка салып калдыра, булачак кортлар салкыннарны шунда үткәрә. Яз җитү белән, алар чия, слива һәм башка агач яки куаклар яфрак ярганда һәм чәчәк атканда чыгып, шул ук ботакларда калалар, пәрәвезле оя ясыйлар. Һәм, нәтиҗәдә, ботакны тулысынча чорнап алып, бөреләрне, чәчәкләрне, яшь яфрак-ларны ашап бетерәләр. Аннан якындагы агачка күчеп, эшләрен дәвам итәләр. Әлеге кортлардан бигрәк тә җимеш бирүче агачлар зыян күрә. Мондый һөҗүмнән соң алар хәтта берничә ел җимеш бирмәскә мөмкин.
Үсә төшкәч, корт берничә зур яфракны ефәк җебе белән тарттырып, үзе өчен кузы үрә, шунда урнаша һәм 10-15 көннән, нигездә, июль аенда күбәләккә әйләнә.
Куакларны боҗралы ефәк күбәләге зарарламасын өчен көзен һәм иртә язда профилактика чаралары уздыру кирәк. Ботакларны игътибар белән тикшереп чыгыгыз, йомырка булганнарын кисеп алыгыз, аларны яндырыгыз. Ташласагыз, кортлар куакларга кабат менәчәк. Агачны пәрәвездән чистартыгыз.
Язын яфрак ярганчы һәм чәчәк атканчы куакны химик препаратлар: карбофос, метафос, хлорофос, золон, нитрафен һ.б. белән эшкәртергә мөмкин. Җәй җиткәч, бары халык чараларын гына кулланырга туры киләчәк.
10 литр суга 4 кашык ылыслы концентрат салып, катнашманы куакка сибеп чыгыгыз, берничә мәртәбә кабатлагыз. Боҗралы ефәк күбәләге кортлары әрем, помидор сабаклары, горчица төнәтмәсе исеннән курка. Өске ботакларга үрмәләгән корткычларны көчле су агымы белән бәреп төшереп, җыеп алырга һәм юкка чыгарырга кирәк. Кортларны иртән, алар әле уянмаган вакытта да куактан җыеп алып була.
http://www.agro-biz.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X