Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

«Киңәш капчыгы»

Әлеге дә баягы Сәйфи бабай таягы, дигәндәй, тагын шул интернетка кереп чумдым инде. Анда тагын бер-ике кызык нәрсә таптым. Беренчесе, кишерне чәчкәндә, кофе кушып чәчәргә дигән. Кофе кишер өчен бик файдалы, имештер. Ком, акбур кушарга кирәклеген ишеткәнем бар иде – ә монысы минем өчен яңалык. Бәлки кемнең дә булса ишеткәне, кулланып караганы булгандыр. Ярый торган эшме икән, яз җитүгә сынап карарбыз.

Аннары утыртыр алдыннан кишер орлыгын чүпрәк капчыкка салып, бер атна җиргә күмеп торырга киңәш итәләр. 
Без бит инде хәзер бик сирәк очракта гына орлыкны үзебез әзерлибез. Бик сирәк очракта гына сатып алабыз. Ә сатып алган орлыклар аз булу өстенә, әле шактые буш була. Баштарак, мин орлыкны бергә-бер артыграк сатып алып, учлап чәчә идем. Хәзер бераз акыл керде. Орлыкларны тикшереп карау ысулын өйрәндем. Кемдер инде моны беләдер, ә белмәгәннәргә файдасы тими калмас. Утыртыр алдыннан орлыкларны  тозлы җылы суга салып карыйм. (Тавык йомыркасының яңамы-юкмы икәнлеген дә шулай тикшерәбез бит). Аның бер дә кыенлыгы юк: бүлмә температурасындагы 1 стакан суга 1 чәй кашыгы тоз салып, шуңа помидор, кыяр (берүк, бергә салырга дип уйлый күрмәгез. Һәр орлыкны аерым тикшерәм) орлыкларын салып болгатырга. Стакан төбенә төшеп ятканнарын утыртырга ярый, ә өскә күтәрелгәннәре «буш» орлыклар. Аларын кызганмый ташлагыз, барыбер файдасы булмас. Тик тозлы судан алгач, утыртасы орлыкларны чайкарга онытмагыз.
Элек бит, утыртканчы суганны да марганцовка эремәсенә салып тота идек. Хәзер ул сатылмый – аны врач язуы белән генә бирәләр. Алда әйтеп  үтелгән киңәшне суганга да кулланырга ярый. Алай эшләгәнем бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев