Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Гөмбәне бакчада үстерик

Көзге яңгырлардан соң урман буйларында гөмбә җыючылар күбәйде. Ә мин, озак кына эзләнә торгач, интернеттан гөмбәне бакчада үстерү серләрен таптым әле.

Әйдәгез, тырышып карыйк әле, бәлки чынлап та, гөмбәне бакчада гына үстерә алырбыз. Менә кызык була, бакчадан чидзге белән гөмбә җыйсагыз! Уңышы бик мулдан булса, җыешырга мине дә чакырырсыз. Безнең якларда үсә торган гөмбәләрнең күбесен бакча участокларында үрчетеп була дип язганнар бит.
Шуларның иң җайлысы, кибетләрдән махсус әзерләнгән пакетларда сатыла торган гөмбә орлыклары. Аларны ничек чәчәргә, ничек тәрбияләргә икәне җентекләп язылган.
Икенче ысул, тик бу сирәк очрый торган гөмбәләр өчен тыелган, урманнан үзегез үрчетергә теләгән гөмбәне туфрагы белән алып күчереп утырту. Һәи аның өчен участогыгызда шундый тирәлек булдыру.
тагын бер ысул - споралардан үрчетү. Гөмбәгә барганда берничә өлгергән гөмбә дә кыстырып кайтыгыз. Аларның эшләпәләрен ваклап турап яки иттарткычтан чыгарып, шешәгә тутырырга һәм өстенә су салырга. Гөмбә споралары уянсын суга ике кашык коры чүпрә дә өстәгез. Биш көннән соң, болганчык суны аерым савытка бушатыгыз. Бу безгә кирәкле сыеклык. Ә шешә төбенә утырган гөмбә йомшакларын ташласагыз да була, алары кирәкми. Бу төнәтмәне су белән сыекларга кирәк. Чөнки бер гөмбәдә бер миллионга якын спора бар. 200 литрлы мичкәгә бер стакан гөмбә төнәтмәсе җитә дип язылган.
Гөмбә үстерәсе җирне алдан казырга һәм черемә белән ашларга онытмагыз. Гөмбә төнәтмәсен сипкәннән соң, туфрак сибеп, яфраклар белән каплагыз. Һәм сез үстерергә теләгән гөмбәнең нинди тирәлекне яратканын да онытмагыз. Әйтик, каен гөмбәсе төнәтмәсен каен агачы төбенә, ак гөмбәнекен имән агачы төбенә сибәләр. Каен гөмбәсенә үсүче, тере агач кирәк. Ә ак гөмбәне җимеш бирүче агачлардан ераграк үстерегез, бу гөмбә мондый күршеләрне яратмый.
Быел инде гөмбә утыртырга соңга калдык. Гөмбә яхшы үсеп китсен өчен туфрак җылылыгы 15 градустан да ким булмаска тиеш. Шулай ук, коры, кояшлы атнада да гөмбә споралары үсеп китә алмый. Гөмбәләрне җыйганда, тамырларына зыян китермичә, сак кына кисеп алыгыз. Югыйсә, гөмбә аланы бик озак үрчер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев