Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Еланнардан куркасызмы?

Бер танышым узган ел гына алган бик матур бакчасын сатарга йөри. Сәбәбе – еланнар күп булуында ди. «Сукмакларда, агач төпләрендә, хәтта ишек тупсасында яталар. Төн җитсә бәдрәфкә барырга куркыныч» – ди ул. Бер карасаң, сайлап алган бакчаны тагын сату кызганыч, икенче карасаң, еланнар белән өйдәш булып яшәү мөмкинлеген уйлауга, тәнгә каз тәне чыга. Тузбаш кына булса да, шикләндерә шул. Мин инде үземчә аны тынычландырып, бу хәшәрәтләрдән котылу юлы бардыр бәлки, дип шактый эзләндем.

Ә быел бакча алырга җыенучыларга бер киңәш: соңгы елларда еланнар шактый күбәйде, шуңа күрә бакчаны урман яки су яннарыннан алырга тырышмагыз. Әгәр инде танышым кебек алырга өлгергәнсез икән, йорт тирәгезне гел чистартып торырга кирәк. Үзегез дә беләсез, еланнар качарга мөмкин булган урыннарны үз итә. Бакчадагы үләнне гел чабып торсагыз, аның качар урыны калмаячак. Белгечләр әйтүенчә, ашамлык калдыкларын да йорт тирәсенә, бакчага ташламагыз. Бу ризыкларга тычкан-күселәр ияләшергә мөмкин, ә алар еланнар өчен менә дигән деликатес! Якты, ачык урыннардан еланнар ераграк булырга тырыша. Димәк, еланнардан котылу – аларга яшәр өчен шартлар калдырмау. Кибетләрдә сатыла торган сукыр тычканны куркыта торган җайланмалар еланнарны да куркыта икән. Елан салкынча, караңгырак урынны яратканга чолан астында, базга ояламасын өчен, андый урыннарга керерлек тишекярык калдырмагыз.
Елан тавышны да яратмый. Бакчага кыңгыраулар (кытай кыңгыраулары бертуктамый чыңлап тора) элеп куйсагыз, еланнарны куркытачак. Койма баганаларына кыштырдый торган әйберләр элеп кую да еланнарны беркадәр өркетер. Шулай ук кайбер бакчачылар бу хәшәрәтләрне куркыту өчен керосин куллана. Аңа 1:2 исәбеннән су кушып, бакча периметры буенча сибәргә. Аммофоска, гербицид, селитра яки нафталин эремәсе сибеп чыгарга да була. Сукмакларга, бакча кырыйларына коры гәрчич сибәргә була. Елан сарымсак исен яратмый. Аны түтәлдә генә түгел, берәмләп бакчаның төрле урыннарында үстерегез. Ул корткычлардан да коткара.
Тагын шуны да онытмагыз, еланнарның 60лап дошманы бар. Алар арасында керпе, мәче, карга, челән, тилгән, кабан һәм төлкеләр дә бар. Кабан дуңгызын кулга ияләштерә алмасагыз да, песи һәм керпе белән дуслашсагыз, бакчагызда еланнарга көн бетәр.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев