Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Чәй содасы коткара

Киңәшләр

– Чүп үләне тирәсендә башка культуралы үсемлекләр булмаса, төбенә сода сибегез. Ишегалдына җәелгән плитка арасына үлән үссә бер литр суга 4 аш кашыгы чәй содасы кушып, эремәне плитка җөйләренә сиптереп чыгарга. 4-5 атнадан тагын бер кабатларга.
– Кәбестәне корткычлардан саклый. Кәбестә кортын кисәтү өчен, тигез микъдарда чәй содасы һәм онны бергә кушарга. Катнашманы кәбестәгә һәм туфрагына сибәргә була.
– Помидорны тукландыра. Сабакларына 0,5 процентлы чәй содасы эремәсе (100 миллилитр суга бер чәй кашыгы) сипте-ргәндә, помидор баллырак була.
– Декоратив үсемлекләр чәчәк атканда, җиләк-җимеш өлгерә башлаганда, химикатлар сиптерергә ярамый. Бу вакытта үсемлекләрне гөблә басса, 0,5 л суга 12-15 г чәй содасы кушарга һәм сиптерергә.
– .Виноград өлгерә башлаганда, биш процентлы чәй содасы эремәсе сиптерсәгез, виноградлар баллы булыр һәм соры черек тә зарарламас.

Фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев