Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бу атнадан – автобуста

Түбән Кама районында 27 меңләп бакча кишәрлеге исәпләнә. Массивларда шартларны яхшыртыр өчен, шәһәребез «ТР да бакчачылыкны үстерү» республика программасына кергән.

Чәчәк атар бакчалар 

2017-2020 елларда аны гамәлгә ашыру өчен 264 миллион сум бүлеп бирелгән.
Быел бу программа кысаларында су башняларында ике резервуарны, трансформатор подстанцияләрен алыштырырга, 2,4 километр озынлыктагы үткәргеч торбаларны капиталь төзекләндерү планлаштырыла. 109 нчы маршруттагы юлның 430 метрлык өлешен яңартырга ниятлиләр.
Бакчачылар шулай ук үзара салым программасында да катнаша. Бер сумга республика бюджетыннан ике сум акча өстәлә. Шулай итеп, узган ел барлыгы 1,8 миллион сум җыелган, республика исә ике тапкыр күбрәк өстәгән.

Чүп чыгару күләменә карап

Бу бакча сезонының тагын бер яңалыгы чүп чыгаруга кагыла. Әлеге мәсьәлә елдан-ел кискенләшә бара. Быел апрель аеннан чүп чыгару өчен норматив буенча түгел, ә факт буенча, ягъни чыгарган чүп күләменә карап түләргә туры киләчәк.
Бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Илһам Булатов белдерүенчә, электр өчен түләү 1 июньнән кыйммәтләнәчәк, ә менә әгъзалык взнослары 2019 елдагыча кала. Аларның күләме май аенда узачак җыелышларда тикшереләчәк.
Әлбәттә, иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – автобуслар йөреше. Узган атнада безнең редакциягә «Нижнекамское ПАТП» ҖЧҖ тә транспорт 24 апрельдән йөри башлар дип әйттеләр (таблицаны кара). Маршрут һәм бәя элеккечә калачак, ташламалы «проездной» белән дә йөрергә мөмкинлек бирелә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев