Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бәрәңге үрдерәбез

Март ахырында бәрәңгене баздан чыгару вакыты җитә. Көздән үк үрдерү өчен сортларга аерып, һәрберсен алсу төстәге марганцовкада юып һәм бер катлам итеп әрҗәләргә тезеп чыгам. Бу урынга кояш яктысы керергә тиеш түгел. Температура исә +22-24 градус тәшкил итсен: бу вакытта аларның күзәнәкләре «уяна» башлый. 2-3 атнадан соң, һава температурасын +10-14...

Март ахырында бәрәңгене баздан чыгару вакыты җитә. Көздән үк үрдерү өчен сортларга аерып, һәрберсен алсу төстәге марганцовкада юып һәм бер катлам итеп әрҗәләргә тезеп чыгам.
Бу урынга кояш яктысы керергә тиеш түгел. Температура исә +22-24 градус тәшкил итсен: бу вакытта аларның күзәнәкләре «уяна» башлый. 2-3 атнадан соң, һава температурасын +10-14 градуска кадәр киметәм, әрҗәләрне 1-2 атнага балконга чыгарам. Үсә башлаган күзәнәкләр 2-3 сантиметра кадәр үсеп җитә.
Дымлылыкны тикшереп, көн аралаш төрле катнашмалар, минераль ашламалар, су сибеп торам.
Графигы:
1. Бор кислотасы эремәсе (3 литр суга 0,5 чәй калагы бор кислотасы һәм 0,3 стакан сөт).
2. Бакыр купоросы эремәсе (1 чәй калагы купоросны 3 литр су һәм 0,3 стакан сөт белән кушарга).
3. Агач көле эремәсе (3 стакан көлне 3 литр суга салырга)
4. «Нитрофоска» ашламасы эремәсе. (3 литр суга 1чәй калагы ашламаны). Аннан цикл кабатлана.
Әлеге препаратлар белән эшкәртү үсемлекләрнең тиз үсүенә ярдәм итә һәм йогышлы үсемлек авыруларыннан саклый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев