Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бакчаны кышка әзерлибез

Ботаклардан соңгы җимешләр җыеп алынды. Инде бакчаны тәртипкә китерергә вакыт. Кыш салкынының зыянын киметү өчен алдан ук чарасын күреп кую яхшы. Бакчаны чистарту. Агач кәүсәләрен - гөмбәчекләрдән, мүк һәм корыган кайрылардан, ә ботак очларын кипкән җимешләрдән чистартыгыз. Корыган һәм авыру ботакларны кисеп алыгыз. Яраларын, кайрысы кубарылган агачларны тимер буявы белән...

Ботаклардан соңгы җимешләр җыеп алынды. Инде бакчаны тәртипкә китерергә вакыт. Кыш салкынының зыянын киметү өчен алдан ук чарасын күреп кую яхшы.
Бакчаны чистарту. Агач кәүсәләрен - гөмбәчекләрдән, мүк һәм корыган кайрылардан, ә ботак очларын кипкән җимешләрдән чистартыгыз. Корыган һәм авыру ботакларны кисеп алыгыз. Яраларын, кайрысы кубарылган агачларны тимер буявы белән буягыз. Агач һәм куаклардагы кортларны тотар өчен ясалган билбауларны кубарып алыгыз. Бу вакытта инде кышлар өчен аларга күбәләк кортлары кереп урнашкан була. Тирә-юньдәге чүп-чарны җыеп яндырыгыз. Коелган яфраклардан черемә ясагыз.
Туфракны эшкәртү. Кар яуганчы җирне эшкәртеп калу мәслихәт. Агач һәм куаклар үсә торган җирнең тирә-юнен ашларга кирәк булыр. Һәр агач төбенә - 4-5 килограмм, калган җирләргә 2-3 килограмм тирәсе черемә кертү яхшы. Шулай ук 1 метр квадратка 2 стакан исәбеннән көл сибегез. Кәүсә әйләнәсендәге җирне 10-15 сантиметр тирәнлектә казып чыгу төрле корткыч һәм паразитлардан котылырга ярдәм итәр. Казыганнан соң туфракны тигезләмәгез. Тигез булмаган җир яз көне суны үзенә яхшырак сеңдерәчәк.
Саклану чараларын күрү. Төрле авырулар һәм корткычлардан саклану өчен, беренче кыраулардан соң шәрә куакларны һәм агачларны бордос сыекчасы белән эшкәртергә кирәк. Эремәне кояшлы һәм һава температурасы 9 градустан артыграк булган көнне сиптерергә киңәш ителә. Язга агач ботаклары сау-сәламәт килеш сакланачак.
Кәүсәләрне кибүдән саклау өчен, акшар эремәсе әзерләгез. Моның өчен 10 л суга 2-3 килограмм акшар, 300 грамм бакыр купоросы һәм 1 килограмм үзле балчык алына. Коры көнне әлеге катнашманы агачның тамырларыннан алып беренче ботакларына кадәр тигез катлам итеп сыларга кирәк.
Тамырлары өшемәсен өчен, тотрыклы суыклар башланырга 2-3 атна кала җиләк-җимеш бакчасына күп итеп су сибегез. Кышын коры туфракта кечкенә, ныгып бетмәгән тамырлар үләргә мөмкин. Ә карлыган һәм крыжовник куаклары астына җылыткыч торф яки 10 сантиметр калынлыгында черемә җәегез.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев