Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бакча кышка әзерме?

Ноябрь - көз ае саналса да, бу инде кышка аяк басу дигән сүз. Бу айда җир әле туңа, әле эри. Тиз караңгылана, соң яктыра. Бу айда иң ялкау бакчачылар да эш-ләрен тәмамлап, сезонны ябалар. Тик шулай да бар эшләрне тәмамларга һич мөмкин түгел. Җыеп алынган уңышны киләсе язга кадәр саклау,...

Ноябрь - көз ае саналса да, бу инде кышка аяк басу дигән сүз.
Бу айда җир әле туңа, әле эри. Тиз караңгылана, соң яктыра. Бу айда иң ялкау бакчачылар да эш-ләрен тәмамлап, сезонны ябалар. Тик шулай да бар эшләрне тәмамларга һич мөмкин түгел. Җыеп алынган уңышны киләсе язга кадәр саклау, һәм куян,
тычкан кебек агачларга зыян салучы кимерүчеләрдән дә саклау чаралары күрергә кирәк.
Көрәк, тырма ише коралларны бер кат күздән кичереп, ремонтлап машина мае, солидол белән майлап, киләсе сезонга әзерләп куегыз. Әгәр бакчагызда кар очып бетә икән, колхоз басуларындагы кебек кар тоту өчен махсус җайланмалар, чыршы ботаклары куеп калдырыгыз. Бакча җиләге түтәлләрен торф яки чыршы ботаклары белән капларга онытмагыз.
Су булмаганда сибәргә дип запаста тоткан савытларны түгәргә онытмагыз.
Җәй буена хезмәт иткән торба, шланглар һәм савытлардан суны түгәргә онытмагыз.
Күп кенә бакчачыларның уңышын җыеп алуга карлыганның ботакларын бергә җыеп бәйләгәнен күргән бар. Бу дөрес түгел, чөнки бәйләгән ботаклар кышын күбрәк өшергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев